Кино, футбол һәм дуслык

“Зилант” аланы командасы. Уңнан дүртенче - Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ

“Зилант” аланы командасы. Уңнан дүртенче — Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ

Җиләкле-чәчәкле җәй сизелми дә үтеп бара. Быел ул кояшлы, кызу көннәре белән бик иркәләмәде дә кебек. Шулай да аның гүзәл ямен,  тәмен тоеп калырга тырыштык. Бигрәк тә балаларның җәйге ялы истә калырлык булгандыр, дип ышанасы килә. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының каникуллары күңелле һәм файдалы узган.

«Яктылык» мәктәбенең тәр­­бия эшләре буенча ди­рек­тор урынбасары Айназ Фә­херт­ди­нов бу турыда болай сөйләде:

- Башлангыч сыйныф балалары бер айлык көндезге мәктәп лагеренда ял иттеләр. Аларның көн тәртибе тыгыз һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Сабыйлар кинога, театрларга йөрделәр, төрле мастер-классларда катнаштылар. Смена кысаларында рухи-әхлакый, патриотик тәрбия бирү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән төрле чаралар да оештырылган иде. Ә пешекче апалары көненә өч тапкыр кайнар аш, тәм-томнар белән сыйлады. Ата-аналар да, балалар да канәгать калды.

Урта һәм өлкән сыйныф укучыларының җәйге яллары да истә калырлык булсын, дип тырыштык. Ике укучымны Волж­ский районының Мастрюков күлләре янында археологик казынуларда эшләргә алып бардым. Биредә VIII-IХ гасырларда борынгы хәзәр (хазары) хал­кының җәйләү урыны булган.

Балаларга тарихка кагылу, казыну эшләрендә катнашу, һичшиксез, ошый. Бу аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәчәк. Мәсәлән, узган елны Муром шәһәрчеге урынындагы казыну эшләренә алып барган бер укучым быел Самара дәүләт педагогия университетының тарих факультетына укырга керде.

“Яктылык” мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Абдул-Малик Мәүлетов регион­ара “Болгар — Туган тел” аланында ял иткән.

- Лагерьда көн тәртибе ир­тәнге зарядкадан башлап, төн­гә кадәр төрле чараларга бай иде. Музыка, вокал, курай, рәсем, позитив фикерләү, “Вики дөньясына сәяхәт” һәм робототехника остаханәләре, интеллектуаль уеннар, төрле квестлар берәүне дә битараф калдырмады. Дүрт алан арасында футбол турниры оештырылды (безнең “Зилант” командасы беренче урынга чыкты), Болгар музей-тыюлыгына экскурсиягә бардык. Ә иң истә калганы, әл­бәттә, кичке күңел ачу чаралары иде.

Төрле төбәкләрдән килгән яшьләр һәм әйдаманнар бик тиз уртак тел таптылар. Хәзер инде без алар белән социаль челтәрләрдә дә аралашабыз, — дип  хис-тойгылары белән ур­так­лашты егет.

“Сәләт-Самара” аланында 75 бала ял итте. Ул Красный Яр районының “Зе­леный Яр” базасында һәм Биләр янындагы чатыр шә­һәрендә узган. Быел Самара педагогия көллиятенә укырга кергән Милана Хәсәнова да бик уңай тәҗрибә туплап кайткан.

- Бу көннәр яңа дуслар, кабатланмаслык мизгелләр бе­лән истә калачак. Һава торышы бераз сынатса да, без вакытны бик кызыклы уздырдык. Әйдаманнарыбыз өйне сагынып, күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәделәр: әле шәхес үстерүгә юнәлтелгән тренинглар уза, әле бизнес-план төзергә өйрәтәләр. Инде карыйсың, төшке аш вакыты җиткән. Аннан соң кичке кон­цертка әзерлек башлана. Кич утырулар, сөйләшү-сер­ләшүләр — иң кызыгы бит, йок­ларга ятасы бер дә килми! Татарстаннан, Башкортостаннан, Казахстаннан, Оренбур өлкә­сеннән, Краснодар краен­нан һәм өлкәбезнең төр­ле регионнарыннан килгән яшүс­мерләр бер гаиләдәй бик тату һәм күңелле яшәдек.

Биш көнгә Биләрдә узган VII Халыкара яшьләр форумына да баргач, Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миң­не­ханов белән очрашырга насыйп булды, — дип сөйләде Милана.

Ә Самараның “Салют-2” сә­ламәтләндерү үзәгендә якты­лыклылар, күпмилләтле смена оештырып, кунаклар кабул иттеләр. Бу турыда безгә быел “Яктылык” мәктәбен алтын медаль белән тәмамлаган Гү­зәлия Шәкүрова хәбәр итте.

- Шәһәребезнең 34 мәктә­беннән килгән яшүс­мерләрне татар мәдәнияте белән таныштырдык. Бөтенроссия “Каникуллар Җәмгыять советы белән” акциясе кысаларында халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туен күрсәттек. Чарада Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кер­гән Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самара шәһәре башлыгы урынбасары Елена Чернега, Самара шәһәр округы Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты. Башка мәктәпләрдән килгән яшьтәшләребезгә милли уеннар, җыр-биюләр дә хуш килгәндер, дип ышанасы килә.

Уку елы башланырга тагын бер ай вакыт бар әле. Җәйге ялыгызның соңгы көннәре дә шулай матур үтсен иде, дигән теләктә калабыз.

Милана ХӘСӘНОВА (алда) иптәшләре белән кичке кон¬церт¬ка бию өйрәнә

Милана ХӘСӘНОВА (алда) иптәшләре белән кичке кон¬церт¬ка бию өйрәнә

“Зилант” аланы командасы. Уңнан дүртенче - Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ

“Зилант” аланы командасы. Уңнан дүртенче — Абдул-Малик МӘҮЛЕТОВ

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 720

Комментирование запрещено