Чулпан авылында төзекләндерелгән чишмә ачу тантанасы булып үтте

ветеранТау башына салынгандыр безнең авыл, 
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. 
Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм, 
Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән. 

Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әлеге шигырь юллары нәкъ менә безнең туган авылыбыз Чулпан, аның чишмәсе турында язылган сыман тоела миңа. 

Чишмәсез авыл юктыр ул. Безнең дә үзебез өчен бик кадерле чишмәбез бар, ул Ташлы дип аталаТөзекләндереп, күп эшләр башкарылганнан соң, әлеге чишмәне ачу тантанасына җыелдык. Чараны башлап җибәрү өчен алып баручы Сәфиуллина Алсу имамыбыз Мәгъдән абыйга сүз бирде. Хәзрәт изге догалар укып, чишмәне төзекләндерүдә катнашкан авылдашларга зур рәхмәтләрен укып китте. Шулай ук ачу тантанасында район башлыгы Баһаутдинов Р.К., поселение башлыгы Шәйхетдинов М.Н., Габидуллин Р.А., Жематдилов А.М чыгышлар ясадылар. Бәйрәм шигыйрләр, җырлар белән уралып дәвам итте. 

Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан. 
Көчлелегең белән горурланма, 
Кешелегең белән горурлан! 

Әлеге шигъри юлларны укыгач, авылыбызның яраткан уллары, һәр эштә ярдәм кулы сузучы спонсорларыбыз күз алдына килеп баса. Шушы чишмәбезне дә алар зур тырышлык, ярдәм күрсәтеп яңарттылар, шушындый гүзәл иттеләр. Нинди генә эшкә тотынсак та без сезнең ярдәмне тоябыз. Көчле рухлы, тырыш, сабыр, бердәм, тату бит син, халкым минем. Эшләгән изге эшләрегез үзегезгә, балаларыгызга, якты дөньядан киткән туганнарыгызга изге дога булып ирешсен. Барыр юлларыгыз пакъ, күңелегез ак, эшләрегез уң булсын. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле авылдашлар: Габидуллин М., Жуматдилов А., Сәфиуллин А., Сәфиуллин Р., Әбүнәгыймов Р., Әхсәнов Р., Яниәхметов Искәндәр, Минсәхи., Фәйрүзов И. һәм башкалар. 

ветеранX-bsopsX3YU xd8suWLUqMk

Чишмәбезнең безнең өчен яшәү чыганагы икәнен аңласак та, һәркайсыбыз һәрвакыт сакчыл карарга, һәр нәрсәсен урынына куярга, тирә-юнен чиста калдырып китәргә дә онытмасак икән. Балаларыбызга да, шәһәрдән кайткан оныкларыбызга да чишмәбезнең яшәү чыганагы, һәркем өчен тәмле чәй суы бирүче, ата-бабадан калган изге бер урын икәнен аңлатырга, табигатебезгә, су чыганакларыбызга сакчыл мөнәсәбәт һәм мәхәббәт тәрбияләргә онытмасак иде.Сак булыйк, рәнҗетмик чишмәләребезне. Чишмәбез авылыбызның йөзе икәнен онытмыйк!

Чулпан бистәсенең клуб мөдире Гөлнур КӘРИМОВА.

Камышлы районы.

Просмотров: 811

Комментирование запрещено