Искә алу кичәсенә рәхим итегез!

MИң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде. 

Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешма өлкәбездә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерүюнәлешендәзур эшләр башкара.

Самараның “Яктылык” татар мәктәбен ачуда да оешманың өлеше зурдан.  Ә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде.  Тиздән бу вакыйганыңда утыз еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татармилли-мәдәни  автономиясе  бу уңайдан искә алу кичәсе уздырырга ниятли. Чара 9 сентябрьдә Самараның 12 санлы кичке мәктәп бинасында (Александр Матросов урамы, 13 йорт) узачак. Биредә укыган һәм эшләгән милләттәшләребезне кичәдә катнашырга чакырабыз.

Белешмәләр өчен телефон 8902 374 28 01 (Шамил Галимов)

 

Просмотров: 905

Комментирование запрещено