Сынауларга бирешмәгән мәхәббәт

КаюмовыНыклы гаилә – ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Халкыбыз озак еллар буе тату яшәгән кешеләрнең тормышын диңгез кичү белән тиңли. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый ул. Тик аларга каршы торырлык ир канаты, ә янәшәсендә акыллы, сабыр холыклы хатын-кыз булса, гаиләгә бер­нинди куркыныч та янамый. Һичшиксез, андый парлар янәшәбездә шактый күп.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында гомер итүче Таһир һәм Галимә Каюмовлар нәкъ шундыйлардан. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, бүген дә бик матур яшиләр алар.

Иске Ярмәктә дөньяга беренче авазын ишеттергән Та­һирның әтисе Әхмәтгали 1940 елда солдат хезмәтендә була. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып яу кырына җибәрелә. Улын бер мәртәбә дә кулына алып сөймәгән яшь ата, Ватанын яклап, яу кырында башын сала. Разиясе тормыш иптәшен югалтуны бик авыр кичерә. Тик, көтеп-көтеп тә, ире кайтмагач, сугыштан соң Яңа Ярмәк авылында яшәүче Нурлыхода исемле кешегә тормышка чыга. Кечкенә Таһир яңа гаиләдә бер-бер артлы туган сеңлесе һәм ике энесе белән бергә ачлыкны да, ялангачлыкны да татып үсә.

14 яшеннән колхоз эшен­дә эшләп чыныккан Таһир, яшьтәшләре кебек чит җир­ләргә ашкынмый, туган ягында төпләнеп кала. Камышлының машина һәм трактор стан­циясендә тракторчы һөнәрен үзләштерә дә, корыч атына утырып, җир сөрә, чәчә, ура, суга, җилгәрә, дигәндәй… Аның тырыш хезмәтен, һәр эшне төгәллек белән җиренә җиткереп башкаруын күреп, Ярмәк һәм Балыклы округы советы буенча Куйбышев өлкә советы депутаты итеп сайлыйлар. Бу вазифаларын да яшь егет тел-теш тидермәслек итеп башкара. Андый егетләрне кызлар да ярата, әлбәттә.

Балыклы уңганы Галимә бу вакытта сарык һәм дуңгыз фермаларында эшләп йөри. Шул як­ларга барып чыкканда язмыш Таһирны шушы кыз белән кавыштыра да инде. Ике арада мәхәббәт учагы кабына һәм, озак та үтми, Яңа Ярмәккә туй төшә.

55 ел буе шатлыклары да, кайгылары да уртак була алар­ның. 1980 елның җәендә гаилә Иске Ярмәккә күченә. Каюмовлар үз көчләре белән өйләрен төзекләндерәләр, мал-туар ас­­­рарга керешәләр. Таһир Әх­мәтгали улы 43 ел буе җирле колхозда эшли. Аңа иң җаваплы эшне — кукуруза үстерүне тапшыралар. Галимә Минегали кызы, лаеклы ялга чыкканчы, колхоз фермасында сыер сава, дуңгыз карый, үз бакчасында бил бөгә…

Хезмәттә макталган парның мәхәббәт җимешләре булып туган Раил белән Илсөяргә дә алар яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастыралар. Раил Әфганстан чикләрендә хезмәт иткәндә ата белән ананың һәр көне ачы кайгы белән сугарыла. Көн саен, Аллаһыга ялварып, улларының исән кайтуын теләп торалар. Шөкер, бүген Раил гаиләсе белән Тольяттида яши, хатыны белән бер малай, ике кыз үстерәләр. Илсөяр исә Чирмешән якларында табиб, ә ире Илдар мәктәп директоры булып эшләп, шулай ук ике кыз һәм бер малай үстерделәр.

- Әти-әниебезгә рәхмәт­тән башка сүзебез юк. Авыл тормышы җиңел булмагандыр ул. Ләкин беркайчан да зарлану сүзләре ишетмәдек. Һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшиләр, — дип сөйли балалары.

Бүгенге көндә әби белән бабайның алты оныгы бар. Алар белән ана телендә сөйләшеп, үгет-нәсыйхәт биреп, гореф-гадәтләрне күрсәтеп яшәү — үзе бер бәхет бит ул.

Әйе, арабызда тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай парларның булуы сөендерә. Аларга бәхетле булу өчен күп тә кирәкми. Бары тик 55 ел элек кабызган гаилә учакларын сүндермичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә. Өметле һәм ышанычлы гына түгел, ә олы йөрәкле дә була белү ки­рәклеген үз үрнәкләрендә дәлиллиләр алар.

 

Фәния КӘРИМОВА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 839

Комментирование запрещено