Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23 – 25 августта үтә.
Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләрен укыту форумында Россия шәһәрләрендәге татар бистәләрен саклау проблемалары да күтәреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Бөтендөнья татар конгрессында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте.
“Без Форум ачылышыннан соң катнашучыларга эшлекле экскурсияләр уздырабыз. Экскурсия кысаларында Казанның Яңа татар бистәсе белән таныштырырбыз. Иске татар бистәсен татар яшьләренең күбесе белә. Ни өчен Яңа татар бистәсе? Чөнки андый бистәләр күп кенә шәһәрләрдә бар һәм алар бик үк яхшы хәлдә түгел. Безнең дә яңа бистәбез яхшы хәлдә түгел”, — ди Айрат Фәйзрахманов.
“Без яңа бистә мирасын ничек күтәрә, актуальләштерә алабыз, бу җирлекләрне ничек саклый алабыз – бу темага да фикер алышырбыз”, — дип дәвам итте ул.
Форум кунакларына татар зыялылары җирләнгән Яңа татар бистәсе зираты да күрсәтеләчәк.
Форум программасында – Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларын үткәрү буенча семинар, “Татар мәдәнияте үсеше” дискуссиясе, “Иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенең хокукый нигезләре” һәм “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумнары, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе һ.б.
- Татар яшьләре оешма җитәкчәләрен укыту форумы чаралары 23 – 25 август көннәрендә Иннополис шәһәрендә үтә. Форум кысаларында Бөтендөнья тарар яшьләре форумы рәисе сайланачак.
Просмотров: 951