Әмин һәм аның командасы

тимур и его командаҖәйге каникулларны Әмин авылда, әбисе янында үткәрә. Дус-ишләре дә аның кайтканын көтеп кенә торалар. Бергә балык тотарга, җиләк җыярга йөриләр, инеш буенда бәбкә саклыйлар. Ә кичләрен берәрсенең капка алдына җыелышып, ярты төнгә кадәр сөйләшеп утыралар.

Менә шундый кичләрнең берсендә Әмин иптәшләре­нә Аркадий Гайдарның “Тимур һәм аның командасы” дигән китабын алып килде.

- Әти кушканга гына укый башлаган идем, ә ул шундый мавыктыргыч булып чыкты ки, хәтта әби, йокларга вакыт дип, утны сүндергәч тә, одеал астында фонарь белән укыдым! — дип малай йотлыга-йотлыга китапның эчтәлеген сөйләп бирде. Шунда ук төрле яктан сорау­­лар ява башлады. “Ә кем ул пионер?… Ни өчен тимурчылар бер-берсенә телефоннан шалтыратмаганнар, ә җеп сузып азапланган­нар?…” Бу һәм башка бик күп со­рауларга җа­вап алгач, малайлар-кыз­лар уйга кал­дылар.

- Безнең авылда да ял­гыз әби-ба­бай­лар бар бит, әйдәгез, без дә, үзебезнең ко­манданы җы­еп, ярдәм итә башлыйк.

- Аларга социаль хез­мәт­­кәрләр бер­ке­телгән шул. Әнә, минем Фәүзия апам да өч әбине карый, — дип каршы килде Ринат.

- Булмагае соң! Фәүзия апаңа ике чиләк күтәреп, су ташырга, печән чабарга авыр ич, ул җиңелрәк эшләрне эшләр, ә без аңа ярдәм итәрбез, — дип чәчрәп чыкты Алсу. Төркемнең күп­челеге дә шулай уйлый иде.

- Ә штаб кая ясыйбыз? — дип сорады Әмин.

- Штаб? Ә нигә безгә штаб? Кесә телефоннары бар ич! — дип каршы төште Лиана. Тик әсәрдән зур тәэсир алган Әмин генә үзенекендә торды. Җыелышып сөйләшер, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясар өчен штаб кирәк! Бераз бәхәсләшкәннән соң, малай иптәшләрен күндерде. Штаб урыны да тиз табылды – Фәридә әбисенең буш келәтендә җыелырга сөйләштеләр. Кемдер өс­тәл, кемдер урындык алып килергә, штабны иртәгәнең киченә җиһазларга сөй­лә­шеп, таралыштылар.

Икенче көнне иртән-иртүк телефоннарга смс ява башлады. Нык дулкынланудан  кызлар-малайларның берсе дә йокламаган бугай. Барысы да “штаб”ны ничек җи­һазлау, эшне ничек башлап җибәрү турында язалар, төр­ле тәкъдимнәр кертәләр. Ә көтүләр кереп, кояш бае­гач, “тимурчы”лар Фәридәнең әбисе яшәгән йорт алдына җыелыштылар. Иртә торып, иртә ятарга өйрәнгән әбекәйнең тәрәзәсендә ут юк иде инде. Шуңа аңа берни әйтеп-аңлатып тормаска булдылар. Кызлар келәтне җыеп-себереп чыктылар, ә малайлар шыпырт кына өстәл-урындыкларны, башка җиһазларны кертеп куйдылар.

Ниһаять, штаб әзер булды. Балалар өстәл тирәли утырышып, ярдәмгә мохтаҗ ялгыз картларның исемлеген төзеделәр, кайсы көнне кемгә барасы турында график язып элделәр. Икенче көнне төшке аштан соң Әмин, Фәридә һәм Алсу  күрше Фатыйма әбигә керделәр, ә Ринат, Лиана һәм Айдар авыл читендә яшәүче Сәкинә әби йортына юл тоттылар.

Карт кешеләрне алдап, акчаларын урлап чыккан очраклар турында телевизордан ишетеп белгән Фатыйма әбекәй балаларга бик шикләнеп карады.

- Юк-юк! Бернинди ярдәм кирәкми! Менә улым кайтыр да бөтен эшемне бетереп китәр, Аллаһы теләсә, — дип ахылдый-ухылдый йорттагы утыргычка барып утырды ул.

Фатыйма әбинең күрше авылда яшәүче улы Рә­сим­не бөтен авыл белә иде. Пенсия биргән көнне генә килеп, әнисенең бөтен акчаларын җыеп китә ул. Әнисе ярдәм сораса: “Синең социаль караучың бар, хөкүмәт аңа ни өчен акча түләп тора?” — дип кенә әйтә икән. Әбекәй күңел әрнүен, улы­­ның шундый кешелексез булуын авылдашларына сиз­дермәскә тырыша, һәр­вакыт аны, киленен мактап сөйли иде.

- Фатыйма әби, без бит ихлас күңелдән ярдәм итәргә килдек. Әнә йортыңда тез­дән үлән үскән. Чалгы бармы? Әйдә, чабып бирәм, — дип бирешмәде Әмин.

- И-и-и, егерме елдан артык мал тотмыйм, печән чапмыйм бит инде, улым, кайдан килсен инде миңа чалгы? — дип йомшара төште әбекәй. Яңгырдан соң үсеп киткән үлән чынлап та аякка урала, абынып егылмагае да берәр җирен имгәтмәгәе! — Социаль хезмәткәрем Гөл­си­нә апагыз да авырып тора, килеп йөрмә дигән идем. Кыз­ларым, алай булгач,  урам колонкасыннан бер-ике чиләк су гына кертеп бире­гез инде…

Әмин бабасыннан чалгы алып килеп, йортта­гы, капка алдындагы үләннәрне чапты, кызлар вак-төяк хатын-кыз эшләрен эшләделәр. Бер сәгатьтән әбекәй “тимур­чы”ларны үләннәр салып пешергән  чәй белән сыйлый иде инде. Малайлар-кызлар күпме генә баш тартсалар да, хуҗабикә аларны чәйсез җибәрмәде, рәхмәтләрен укый-укый, прәннек-конфет, кайнатма, юкә балы – нинди тәм-томнар бар, шулар белән сыйлады.

- Әллә ни күп булышмадык та инде, ә Фатыйма әби ничек шатланды! Үземнең күңелдә дә шундый рәхәт! — дип тойгылары белән уртак­лашты Алсу, “штаб”ка кайтышлый. Башкалар да аның белән килеште.

Бу җәйне балалар әнә шулай файдалы уздырдылар. Көндез — өйдәгеләргә, ә кичкә таба өлкән яшьтәге авылдашларга ярдәм ит­те­ләр. Кемгәдер бакчада, кем­гәдер йорт эшләрендә булыштылар, кем­неңдер кө­түдән кайтмаган сыерын-са­рыкларын эз­ләштеләр, ки­беткә барып, азык-төлек алып кайтып бир­деләр. Әти-әниләре аларга карап сөенсә, авыл картлары рәхмәтләргә күмделәр. Бала­ларның күңел ачарга, кич­ке уенга чыгарга да вакытлары кала иде әле.

…Әнә шулай сизелми генә җәй ахырына якынлаш­ты. Әмингә дә шәһәргә ки­тәр­гә вакыт җитте. Соңгы көн­не, иптәшләре белән саубуллашырга дип ул “штаб”ка килде. Бу юлы балаларга аерылышу аеруча авыр иде. Уртак эш, күмәк хезмәт берләштерә, дип юкка гына әйтмиләрдер шул.

- Уку елы башлангач, “ти­мурчылар” эшен дәвам итәр­гә вакытыгыз булмас инде? — дип сорады Әмин иптәшләреннән.

- Теләк булса, вакыт кына табыла ул, — дип җитди кыяфәт белән җавап бирде Ринат.

Көзен бакча эшләре күп, әби-бабайларга да, ярдәмче апаларга да капчык-кап­чык бәрәңге, башка яшел­чә­ләрне ташырга авыр, үзебез ярдәм итәрбез. Ә кышын капка төпләрен, йорт алларын кардан чистартып кына өлгер! — дип кушылды аңа Айдар.

- Кышкы каникулларга мин дә кайтырга тырышырмын, ярдәм  итәрмен, — диде Әмин.

“Штаб”та тирән тынлык урнашты. Берсенең дә аерылышу турында сөйләшәсе килми иде.

- Әмин, уйлаштык та сиңа бүләк ясарга булдык. Аңа карап, безне, бу җәйне искә алырсың. Әби-бабайларга ярдәм итү – синең фикер, син бу эшне башлап җи­бәрдең, димәк, бүләккә дә лаек, — дип, Алсу малайның күкрәгенә үзе ясаган значок кадады. Түгәрәк картон кисәгенә кулга-кул тотынышкан балалар рәсеме ясалган, ә астында “Әмин һәм аның командасы” дип язылган иде.

Әминә Шиһапова.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1538

Комментирование запрещено