Авылым урамнары

getImageЯңа Усман авылында 14 урам бар. Сок елгасы буенда урнашкан бик зур булмаган бер урам Зәкия Гайнуллина исемен йөртә. Ә кем булган соң ул? Кабере кайда аның? Бу сорау белән мин авылыбызның аксакалларына мөрәҗәгать иттеп карадым, тик бу турыда әлегә мәгълүмат бик аз, кызганычка.

Авыл турында язылган истәлекләрдә болай диелгән: «Советлар власте урнашкач, авылда агарту эшләре (наданлык белән көрәш) башланган, беренче башлангыч мәктәп ачылган. Зәкия Гайнуллина авылның беренче башлангыч мәктәп укытучысы булган. Бик актив коллективизацияләштерүгә пропаганда алып барган. Байрак авылдашларның яшерелгән ашлыкларын эзләп табып, яңа оешып килүче колхозга бирергә мәҗбүр итудә катнашкан. Бу хәл кайбер кешеләргә ошамаган. Язгы чәчү алдыннан бер көнне, чираттагы җыелыштан соң, Сок елгасы буендагы бер чокырда аның җансыз гәүдәсен табалар. 1932-1936 елларда авылда мәктәп башлангыч булып тора».

Эзли торгач укытучының кәберен истә тотучы авылдашлар табылды. Авыл поселениесы администрациясе бу кабергә ихата куеп, кем кабере икәнен язырга теләк белдерде. Ә ничек язарга: кайчан туган, кайчан үлгән? Әти-әнисе кемнәр? Кайсы яклардан безнең авылга килгән?

Районның ЗАГС архивында 1921 елдан үлгән кешеләр турында язулар саклануын ачыклагач, анда юл тоттым. ЗАГСта эшләүче кызлар белән бик озак эзләдек, тик нигәдер ул еллардагы Яңа Усман авылы язулары сакланмаган. Барлык булган мәгълүмат шушы.

Хөрмәтле авылдашлар! Бу турыда булган истәлекләрегез белән бүлешсәгез, бик яхшы булыр иде. Авылыбызның тарихын югалтмаска, алдагы буыннарга чәчми-түкми тапшырырга тырышып карыйк әле.

Китапханәче Г.Р. ЗАРИПОВА.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 812

Комментирование запрещено