Илдар Гыйльметдинов: «Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк»

55556c3ce1705af436cfc9251e012910Россия Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты башлыгы, татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ”га интервьюсында татар яшьләре көннәре, яшьләр оешмасында булучыларга яшь чикләве кирәкме, мәктәпләрдә туган телне ничек укытырга кирәк дигән сорауларга фикерләре белән уртаклашты.

Татар яшьләре көннәре тарихи юлын тапты

- Илдар Ирекович, быел узачак татар яшьләре көннәрендә нинди яңалыклар көтелә?

- Иң зур яңалык – без аны быел да уздырабыз. Ничә ел үтүгә карамастан, бер ел да үткәрмичә калган юк. Минемчә, монысы да зур җиңү.

Чөнки төрле еллар булды. Бигрәк тә 90нчы еллардан соңрак заманнарда авыр, бөтенләй акча таба алмаган чаклар булды. Дәүләтнең дә мөмкинлеге чикле иде. Шуңа карамастан, төрле форматта үткәреп килдек, хәзер дә саклыйбыз, киләчәктә дә саклаячакбыз.

Анда яшьләр, яшь лидерлар килеп бер-берсе белән генә аралаша, шуннан соң алар белән даими рәвештә элемтәдә торабыз.Бу безнең Яшьләр министрлыгы һәм аның каршындагы “Идел” яшьләр үзәгенең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шуңа күрә ул чара безнең өчен бик әһәмиятле. Ул яшьләрнең ниндидер чарада катнашып кына китүе генә түгел, ә аларның проектларын ишетү дә. Аннан соң без ул программаларны зур оешмаларга тәкъдим итәбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич фәрманы буенча Мәдәният министрлыгы аркылы грантлар бирелә. Төрле милли оешмаларга 10 миллион сумга якын төрле грантлар тапшырыла. Без программаларны караганда төбәк яшьләренең проектларын кертүне сорыйбыз.

Ул чара үзенең тарихи юлын тапты. Без быел да теплоходта Идел буйлап югары күтәреләчәкбез. Яшьләрне ул шәһәрләрдәге татар оешмалары белән дә таныштырабыз. Без яшьләрне аралаштырырга тиеш. Алар, башкаларның нәрсә эшләгәннәрен күреп, бер-берсенә тартылырга тиеш. Һәм без инде олыгайган татар лидерларыбызга алмаш әзерләргә тиеш.

Мин безнең Яшьләр министрлыгына да, шулай ук “Идел” яшьләр үзәгенә дә шушыны аңлап бергәләп эшләгәнгә рәхмәтле.

Балалар өчен ел әйләнәсе эшли торган лагерь булдырырга кирәк

 

- Яшүсмерләр, балалар өчен лагерьларның сменаларын арттыру планлаштырыламы?

- Без берничә ел рәттән Яшьләр министрлыгы һәм “Идел” яшьләр үзәге белән тел сменалары уздырабыз. Аларны бер без генә уздырмыйбыз. Мәгариф министрлыгының да берничә сменасы бар.

Безнең сменага беренче елларда балаларны алып килү авыррак булса, хәзер конкурс аркылы кабул итәбез. Беренчедән, аның үткәрә торган урыны бик әйбәт — “Идел” яшьләр лагере Казан янында, шәһәрне дә күрергә була. Балалар, ата-аналар шуңа да кызыгып килә.

Икенчедән, аның эчтәлеге. Кыска вакыт эчендә балаларга татар теленә мәхәббәт уятып, алар кайткач та татар телен өйрәнерлек теләк булдырып җибәрәбез.

Без башта бер сменадан гына башлаган идек. Хәзер 90 һәм 180 бала килә торган ике смена. Киләчәктә без аларны тагын да арттырырга әзер. Ләкин безне тиешле күләмдә лагерьларны булдырырга мөмкинлек булмавы тоткарлый.

Киләчәктә даими рәвештә эшли торган, шушы темага багышланган бер лагерь булдырырга кирәктер дигән фикер дә бар. Мин бу хакта күптән уйлап йөрим. Бәлки, Яшьләр министрлыгы беләнме, Мәгариф министрлыгы беләнме бергә уйлап, анысын да хәл итәбез.

Ел дәвамында безнең башка чаралар да күп. Көзгә “Иделем акчарлагы” фестивале, аннан соң татар яшьләре лидерлары, блогерларны җыя башлыйбыз.

Нәни балалар лидерлары лагере да бар. Алардан киләчәктә актив кызлар-егетләрне аралаштырырлык алмаш әзерлибез.

Җәен генә түгел, башка вакытта да даими рәвештә эшли торган телгә багышланган сменалар уздыру нияте бар. Бәлки көз-кыш көннәрендә 1-2 атналык итеп түгел, кыскарак форматта үткәрергәдер. Уйлашырга кирәк.

Аннан соң без берничә ел инде җирле автономияләргә үзегез уздырыгыз дип тәкъдим итәбез. Әйбәт сменаларны Төмән, Новосибирск оештыра, тагын берничә төбәк әзер. Без аларга грант аркылы яки үзебез бераз финанс ярдәме күрсәтәбез. “Идел” яшьләр үзәге аркылы тәрбиячеләрне биреп, чараларны эчтәлекле итеп уздырырга өйрәтәбез.

“Идел” яшьләр үзәгенең бурычы – чит төбәкләрдә яшәүчеләр белән эшләү

 -“Идел” яшьләр үзәгенең киләчәген ничек күзаллыйсыз? Шушы ук эшләү рәвешен дәвам итәргәме, ниндидер урам чараларын уздыруны планлаштырмыйсызмы?

- Ул мин үзем оештырган яшьләр үзәге. Аның төп бурычы -читтә эшләгән татар яшьләре белән эшләү.Татарстанда яшьләр белән эшләүче оешмалар, кешеләр күп. Миңа читтәге татар яшьләре белән эшләү мөһим иде, хәзер,федераль автономия җитәкчесе буларак, бигрәк тә мөһимрәк. Ә менә аларны монда алып килеп урамга чыгару, урам чаралары уздыру… Уйлап бетерергә кирәк.

Әгәр мондагы яшьләр шундый чаралар уздыра икән, килгән яшьләрнең аларда катнашуы дөресрәк булыр.

“Идел”нең эшчәнлеген киңәйтергә кирәк. Чөнки аның берничә штаты белән генә ерак барып булмый. Мин даими рәвештә эшне алып барырга теләр идем.Чараларны төбәкләрдә күбрәк уздырырга. Без Казанга бөтен яшьләрне барыбер китереп бетерә алмыйбыз. Безгә игътибарны күбрәк төбәкләргә юнәлтергә кирәк. Чөнки монда җыелып, ниндидер сәясәтне күтәрү белән генә мин канәгать түгел. Алай гына булырга тиеш түгел.

Безгә Бөтенроссия татар яшьләр оешмасы кирәк

Мин аны күптән әйтеп киләм инде, Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк. Безнең андый Бөтенроссия татар яшьләре оешмасы юк.

- Бөтен дөньяныкы бар бит.

- Бөтен дөньяныкы бар. Бөтенроссия татар оешмасы кирәк. Даими рәвештә Мәскәүдә һәм башка җирләрдә чаралар уздыра, башка халыклар яшьләре үткәргән чараларда катнаша торган. Без үзебезнең калыбыбызда гына яшәп, үзара гына очрашып, бер-беребез белән генә җырлашып-биешеп кенә күтәрә алмыйбыз үзебезне. Мәдәниятебезне башка халыкларга күрсәтә белергә кирәк.

- Бөтендөнья татар яшьләре форумы бар бит.

- Тагын бер тапкыр әйтәм — төрле чараларда катнашу кирәк. Мәскәүдә булган миллионлаган программаларда катнашып, грантлар отып, үзләре Бөтенроссия оешмасы икәнен Россия дәүләтенә күрсәтә алырлык оешма кирәк.

Без бит Россиядә яшибез. Безнең бөтенроссия оешмасы булырга тиешме — тиеш. Без шушы Бөтен Россия сәясәтендә катнашырга тиешме — тиеш. Без шулай ук Мәскәүдә төрле чараларда үзебезнең татарлыгыбызны күрсәтергә тиешме — тиеш. Башка халыклар белән аралашырга кирәкме – кирәк. Анда бихисап төрле фестивальләр, төрле аралашу чаралары уздырыла. Без анда үзебезнең культурабызны күрсәтергә тиешме – күрсәтергә тиеш. Үзеңнең культураңны башкаларга күрсәтеп, башкаларныкын танып, алар белән аралашкан вакытта гына алга барырга була. Болай бикләнеп, ябылып кына яшәү вакыты узды инде.

- Яшьләр форумы төрле шәһәрләргә чыгып чаралар уздыра бит инде.

- Бик әйбәт, бик әйбәт. Минем бит бер каршылыгым да юк. Мин үземә нәрсә кирәк икәнен әйтәм. Бүгенге көндә Мәскәүдә эшләп мин нәрсә күрәм. Безгә бөтенроссия татар яшьләре оешмасы кирәк икәнен күреп торам. Бу аеру түгел. Яшьләр оешмалары күбрәк булып, алар бергәләп уртак проектларны уздыралар икән, бик әйбәт.

Яшьләр оешмаларында эшләүчеләргә яшь буенча чикләр булмаска тиеш

- Яшьләр дигәндә, сез кемнәрне күз алдында тотасыз? Мәсәлән, 30 яшьтән өлкәннәрнең яшьләр оешмаларында йөрүләрен мәсәлән Римзил Вәлиев инфантильлек дип атады. Сез ничек уйлыйсыз, чик кайда булырга тиеш? 35 яшьлек кеше яшьләр оешмасында эшли аламы?

- Нишләп йөрмәскә? Әгәр дә кеше күңелендә яшь икән, күпкә олырак яшьтә булса да… Мин республиканың яшьләр оешмалары советы рәисе, ул комсомолдан калган оешма. Күп кенә балалар, яшьләр оешмаларын шушы совет аркылы оештырып, бергәләп мөстәкыйль тормышка чыгарып җибәрдек.

Күңелеңдә нинди син? Үзеңнең яшьләр белән эшләргә мөмкинлегең бар икән, яки яшьләргә ниндидер фикерләреңне җиткерергә телисең, аларның эшчәнлегендә ярдәм итәсең, оештырасың икән, нишләп син яшьләр оешмасында булмаска тиеш.

Мәсәлән, аграр яшьләр оешмасының беренче номерлы билеты миндә, чөнки мин ул оешманы үзем оештырдым. Аякка басарга ярдәм иттем. Әгәр мин булмаган булсам, белмим, булыр идеме икән? Ул вакытта ук олы кеше идем инде, 40 яшьтән олырак. Беркем алынмады аны оештырырга, нишләп алынмадылар соң? Менә мин алындым, оештырдым. Яшьләрен таптык, ярдәм иттек, аякка бастырдык. Бүгенге көндә аграр яшьләр оешмасы эшлиме – эшли.

Шуңа күрә кешене яшенә карап бикләп куярга кирәкми. Кешенең оешмада әгъза булып торуы яки андагы җитәкче органнарда булуы да кирәкми, эш анда түгел. Синең шушы яшьләргә ярдәм итәргә мөмкинлегең бармы, кирәк дип саныйсыңмы? Әйе икән, шул вакытта син катнашырга тиеш.

Менә мин Бөтенроссия татар оешмалары кирәк дип әйтәм икән, менә безгә дә, автономиягә дә шундый партнер кирәк.Шушындый оешма белән бергә эшли торган, күп кенә яшьләргә карата чараларны уздыра торган. Бүген безнең партнер бар. Менә Татарстанда Яшьләр министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге белән бергәләшеп эшлибез. Без аларга төрле юнәлештә ярдәм итеп киләбез.

Нәрсә дигән сүз соң ул яшьләр оешмасы? Алар яшьләр үзләре бергә оешып, берләшеп үзләренең инициативаларын үзләре тормышка ашыра дигән сүз. Шундый инициатива, яшьләр оешмалары күбрәк булуы бик әйбәт ул.

Мин безнең шушындый оешмаларның күбрәк булуын теләр идем.

 

Минем малай мәктәптә татарча укымаса да, татарча сөйләшә

Ничек итеп балаларны, яшьләрне мотивацияләргә? Мотивация ул мәктәптә генә түгел, ә шул ук мәктәптән тыш чараларны да кызыклы итеп уздыру һәм шуның аркылы балаларда, яшьләрдә телгә карата хөрмәт уяту. Бу мотивацияне берәмтлекләп җыярга кирәк. Нәрсә эшләп була, нинди мөмкинлек бар, нинди кызыксындыру чаралары бар. Без ни өчен тел сменалары уздырабыз, безнең башка эшебез юк дип уйлыйсызмы әллә? Без балада шушы тел сменалары аркылы мөмкин булган кадәр татар теленә хөрмәт уятып, кызыксындырып этәреп җибәрергә телибез. Өенә кайткач, тукта әле, менә мин өйрәндем, кызыксыныйм әле дисен.

Мин һәр елны балалар белән очрашам. Ничә ел үткәрәбез, минем бервакытта да балалар белән очрашмый калганым булмады. Мин вакыт табам бит.

Ә безнең кайбер монда торган, монда эшләгән, шушы эш белән шөгыльләнгән җитәкчеләребез дә балалар белән очрашырга вакыт тапмый, килмиләр. Мин Мәскәүдән кайтып вакыт табам. Һәм аларга үземнең фикеремне җиткерәм. Менә балалар күрегез әле, мин дә бар, мин татарча сөйләшәм, мин эшлим, миңа әйбәт, телне белү аркасында мин казахлар белән парламентта сөйләшәм, минем Төркия белән дуслык оешмасына җитәкче итеп куялар, чөнки без алар белән аралаша алабыз, башкалар. Үз мисалымда да аларга телне нәрсәгә белергә икәнен күрсәтергә телим.

Малайны әйтәм, менә минем малай бер көн дә мәктәптә укымады, татарча аңлый, татарча сөйләшә. Чөнки гаилә без һәрвакытта да, өйдә гел татарча сөйләштек. Сез дә кайткач әйтегез әти-әниегезгә, өйдә татарча сөйләшегез дип балага бераз фикер салып җибәрәбез.

Шуңа күрә нинди генә чара булса да — Сәләтме ул, башкасымы, безгә телне мөмкин булган кадәр чараларга салырга кирәк. Безнең башка телдә уздыра торган чараларыбыз бик күп. Аның өчен ниндидер оешма оештырырга кирәкми.

 

Ермакка һәйкәл турында: безгә халыкны аера торган кешеләргә һәйкәл куярга кирәкми

- Күптән түгел генә Омск өлкәсе Тара шәһәрендә Себерне яулап алучы булып саналган казак атаманы Ермакка һәйкәл куелуга бәйле гауга чыкты. Сезнең моңа карата фикерегезне сорыйсы килгән иде. Элегрәк башка шәһәрләрдә Иван Грозныйга һәйкәл куелуга бәйле гауга чыкканы бар иде.

- Мин моны инде берничә тапкыр әйттем. Мин тарихта инде артта калган шәхесләргә һәйкәл кую белән шөгыльләнү белән маташмаска кирәк дип саныйм. Безне аера торган, бездә төрле фикерләр тудыра торган шәхесләр белән шөгыльләнү алга таба алып бармый. Тарихны белергә кирәк, тарихны аңларга кирәк, аннан нәтиҗә ясарга кирәк. Ләкин ул тарих белән алга барып булмый.

Безне берләштерә торган күп шәхесләребез бар. Илебездәге бер генә халыкта да ниндидер тискәре яки анда аз гына булса да ризасызлык тудырмый торган шәхесләребез бар.Әле аларның да барысын да белеп бетермибез. Шуларга тиешле хөрмәт тә күрсәтелмәгән, тиешле һәйкәл дә куелмаган. Күбрәк безгә шул юнәлештә эшләргә кирәк.

Ә инде син ниндидер туризмны үстерү күзлегеннән карыйсың, Ермак һәйкәле безгә ярдәм итәр дип уйлыйсың икән… Синең анда юлың да юк, торырга кунакханәң дә юк, ашатырга тиешле ашханәң дә юк. Туристны җәлеп итәр өчен иң беренче шул мәсьәләләрне хәл итеп бетерергә кирәк.

Ниндидер бер һәйкәл куюга гына караганда шунда яшәгән халыкларның тарихы, гореф-гадәтләре, ашамлыклары аша күбрәк туристны тартып була. Менә шул вакытта эш була. Мин һәрвакытта әйтәм, алга да әйтәчәкмен: безгә халыкны җыя торган чараларны, һәйкәлләрне күбрәк куярга кирәк, аера торганны түгел.

Туган телне мәктәптә укыту юнәлешендә нинди үзгәрешләр бар

- Сез туган телне саклау өчен берничә пункттан торган концепция тәкъдим итәсез. Телне саклауда иң әһәмиятле дип нәрсәләрне атар идегез?

- Мин этнологлар, антропологлар съездында телләр буенча түгәрәк өстәлдә үз фикеремне әйттем. Ул минем күрү генә түгел, мин федераль үзәктә нинди юнәлештә эш алып барылганын сөйләдем. Әйтелгән фикерләр әкренләп тормышка ашыра барыла. Кызганыч, без теләгәнчә үк тиз бармый. Ләкин ул бара. Безнең шул этүебез аркасында да бара торгандыр. Чөнки безне дә исәпкә алалар. Шул ук Мәгариф министрлыгы да безгә килеп отчетын бирә. Ике-өч тапкыр килде. Телне саклау фонды да килде. Аның кешеләре дә без бу юнәлештә дөрес эшлибез микән дип килеп сорый.

Бу теманы федераль Мәгариф системасында да аңлаучылар аз. Анда яңа буын, яңа төрле уйлаучы кешеләр. Шуңа күрә аларга вакыт та, аңлау да кирәк, аларга йогынты ясарга да кирәк. Төбәкләргә күбрәк чакырырга, күрсәтергә кирәк.

Мисал өчен, алар бер министры урынбасарын бер төбәккә аз санлы халыкның интернатын карарга чакырганнар. Ул барып карап кайткан, “все, погрузилось” русча әйтмешли. Бөтен проблемасын аңлый. Ә бармаган булса, бернәрсә белми иде. Хәзер ул шушы нәрсәне хәл итәргә маташа. Эшче группа төзи министр урынбасары, законга кертергә кирәк, фәлән-төгән ди. Безгә дә күбрәк аларны чакырып, туган тел буенча нинди проблемалар бар икәнен күрсәтергә, аңлатырга кирәк.

Укыту планнарының барысында да туган тел булырга тиеш

- Уку планнарын кайберәүләрендә туган тел юк. Киләчәккә ниндидер өмет бармы?

- Мәктәп коллективлары эшләргә тиеш бит. Мәктәпләрне гамәлгә куючылары кем, кем менә мәктәпнең хуҗасы? Шәһәр башкарма комитеты, районнарда муниципаль башкарма комитет. Укыту программаларын бит ата-аналар кабул итми, мәктәп коллективы кабул итә, нинди укыту программасы эшләргә икәнен. Ә районның мәгариф системасы моңа тәэсир ясый аламы? Ясый ала бит. Һәрбер мәгариф системасы менә шушы план буенча укыйбыз дип кабул итә. Кем комачау итә безгә мәктәпләрдә дүртенче укыту программасын алырга һәм өч сәгать татар телен укытырга? Нигә алмыйлар соң?

Урта мәктәпкә тәкъдим ителгән беренче, икенче, өченче укыту программаларында туган тел мәҗбүри өлештә каралмаган. Алар безнең төбәкләр өчен тәкъдим ителгән укыту программалары түгел. Иваново, Ярославль, башка өлкәләр өчен. Рус халкы гына яшәгән төбәкләр өчен.

Ә ни өчен дүртенче укыту программасы барлыкка килгән? Менә безнең кебек күпмилләтле халыклар яшәгән регионнар, республикалар өчен.

Бишенче укыту программасы да барлыкка килгән милли мәктәпләр өчен. Тәкъдим ителгән бит, шуны ал да, укыт. Безгә бит шуны аңлап, матур итеп эшләргә була.

Икенчесе. Киләчәктә, минем аңлавым буенча, тәкъдим ителгән укыту программаларының һәрберсендә туган тел булырга тиеш. Без кабул иткән соңгы законнан чыгып караганда, ул булмаса, ата-ананың туган телне укытырга мөмкинлеге юк.

Менә 7-8 таҗик ата-анасы Ивановода таҗик телен укытырга җыелды, ди. Таҗик укытучысы, уку әсбаплары бар дип әйтик. Аларга әйтәләр, “гафу итегез, менә безнең беренче укыту программасы, безнең монда туган тел юк” диләр. Вариатив, мәҗбүри өлештә юк чөнки. Дөрес түгел. Шуңа күрә туган тел һәрбер тәкъдим ителгән укыту программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш.

Өченчесе. Минемчә, укыту программаларын раслаганда өлкәләрнең, республикаларның катнашуы яки раславы булырга тиеш. Минем андый закон проекты бар, белмим ул фикерне якларлармы, якламаслармы. Финанс ресурслары барыбер өлкәнеке яки республиканыкы, бер муниципалитет та, гамәлгә куючы да мәктәпне үз акчасына тотмый.

Аннан соң без “бердәм дәүләт мәгариф киңлеге” дибез. Дәүләт туган телләрне укытуны гарантияли, дибез. Ә мәктәп бит дәүләт түгел, ә муниципаль оешма, ә муниципалитет безнең дәүләт системасына кермәгән, ул бит дәүләт органы түгел. Димәк, дәүләт гарантияли, ә дәүләткә кермәгән икенчесе барыгыз, китегез дия ала. Шуңа күрә укыту программаларын мәктә тарафыннан кабул ителгәндә яки муниципалитет яки региональ дәүләт оешмалары белән расларга яки килештерергә тиеш.

 

Туган телне белгәннәргә БДИда өстәмә баллар булырга тиеш

- Туган телне белгәннәргә БДИда плюслар бирү кирәклеге хакында да әйткән идегез.

- Андый мөмкинлекне югары уку йортларына бирергә кирәк. Югары уку йортларының 20 баллга кадәр өстәмә балл бирергә мөмкинлекләре бар. 20 баллны нәрсәгә бирергә кирәк икәнен Россия Мәгариф министрлыгы билгели: ГТОга, бик әйбәт укыганга, җәмәгать эше белән шөгыльләнгәнгә.

Без югары уку йортына тагын бер пунктны — туган телне белгәнгә кертергә тәкъдим итәбез. Вуз үзе хәл итсен: туган телне белгән өчен, бәлки 0 балл куяр, бәлки 1 не куяр, бәлки 5 не куяр, бәлки 10 ны. Хәзер дә шулай. Вуз үзенә нинди кирәк абитуриентлар кирәк булуга карап, үзе бүлә: спортсменнар кирәк икән, ГТОга 10 балл куя, мисал өчен. Без бит мәҗбүри рәвештә дип әйтмибез, мәгариф системасына 20 балл эчендә бүләргә мөмкинлек куегыз дибез. 

Тигезсезлек тудырасыз, диләр, имеш кемдер туган телне белә, кемдер белми. Ә кемдер ГТО бирә алмый. Тигезсезлек түгелмени? Ярты бала ГТОның бирә алмый. Мөмкинлек юк, бигрәк тә авыл җирендә. Аның бит махсус бирә торган урыны булырга тиеш, ала торган сертификация узган кешесе. Алай карый башласаң, анысы да тигезсезлек.

Без эшлибез, фән министрлыгы кире какмады, карыйк, мониторинг уздырыйк, диләр. Без мониторингны бәлки әле үзебез дә уздырырбыз.

Киләчәктә балаларга туган телендә дә имтихан бирергә мөмкинлеге булырга тиеш. Ләкин моның өчен мәгариф системасы әзер булырга тиеш. Әлегә безнең мәгариф системасы аңа әзер түгел. Без андый мөмкинлекне балага бирсәк, ул әйтәчәк: физиканы татар телендә бирә алам. Аңа әйтәләр, гафу ит, ә без сине ничек кабул итәчәкбез, бездә кимнар юк, тегесе юк, монысы юк. Юк бит алар. Бала әйтә, мин сезне судка бирәм, ди. Ул мәсьәләне ничек тә алга таба уйлашып, фикерләшеп бетерергә кирәк.

intertat.tatar

Просмотров: 903

Комментирование запрещено