Чишмә буенда Корбан ашы

Rh0isvQ_DsoПохвистнево районының Гали авылында Корбан гаетен изге Морат бабкай чишмәсе янында уздыру гадәте бар. Быел да шул урында зур дини бәйрәм булды. Ә нинди матур көнгә туры килде ул! Ал­лаһы Тәгаләнең бү­ләгедер инде.

Быел хөрмәтле авылдашларыбыз корбанга тугыз сарык чалып, авыл халкын, хөрмәтле кунакларны сыйладылар. Мәҗ­лескә йөзләп кеше килгән иде. Корбан чалучылар – Гали авылыннан Радик Сафиуллин, Мөдәррис Латыйпов, Рамил һәм Равил Мостафиннар, Җәвит Төхвәтшин, Фидаил Нураев, Рамилә Башарова,  Камышлыдан Эльвир Мөстәкыймов, Ринат Рафиковларга иң изге теләкләребезне теләдек, кылган әҗер-саваплары рухи ризык булып ирешсә иде, дип дога кылдык.

…Тәмле исләр чыгарып ике казанда аш пешә. Аны һәрвакыт “Хәләл” оешмасында эшләүче Камил Вәлиев пешерә. Ә пылау пешерүдә ирле-хатынлы Али һәм Нәрҗүнәгә тиңнәр юк. Сый-нигъмәт сатып алу өчен акчаны Камил Исхаков, Радик Сафиуллин, Халит Йосыповлар садака итеп биргәннәр.

Rh0isvQ_Dso

Менә, ниһаять, халык җыелып бетте. Хөрмәтле кунакларыбыз Талип Яруллин, аның улы Ислам, Камышлы, Кләүле һәм Исаклы  районнары мөхтәсибе, имам Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим, Пох­вистнево мәчете имамы Нәфис Башаров, Сызран мәчете имамы Расих Вакказов, Гали авылындагы 4 мәчет имамнары түрдән урын алдылар. Мәҗлесне Коръән-хафиз Абдулвахит башлап җибәрде, Расих хәзрәт эчтәлекле вәгазьләр сөйләде, Талип  хәзрәт авылыбызны, уңган-булган халкыбызны мактап, башка авыллар белән чагыштырып, мактады, изге теләкләр теләп дога кылды. Аның улы да кыска гына вәгазь сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев авылда яңа төзелгән балалар бакчасын ачу тантанасына губернатор да килергә тиеш, дип белдерде. Балалар бакчасы ачыла икән, димәк авылыбыз яшәячәк. Менә бит тагын күпме кешегә эш булачак, Аллаһ кушса.

Гали мәдрәсәсе ректоры Фи­даил Нураев мәдрәсә эш­чәнлеге турында мәгълүмат бирде, исәп-хисап тотты.  “Мәд­рәсәбез ябылмаячак, әле эшлисе эшләребез күп. Биредә 60 хатын-кыз, 18 ир-ат укып йөриләр. Хәзер инде Коръән-хафиз Абдулвахит 6 — 15 яшь­тәге ир-балаларны укыта башлаячак. Читтән торып укучылар да бар. Фидаил Нураев ел саен мәдрәсәгә садака биреп торучы авыл халкына Аллаһының рәхмәте булсын иде, дип изге теләкләрен теләде.

Үз теләге белән бу күркәм мәҗлесне әзерләүгә алынган Рамилә Башарова, Алсу Насыйрова, Раилә Асылгәрәева, Наилә Фәйзуллина, Гүзәл Гарифуллина, Айсылу Талиповаларга да авыл халкы чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Аяк-куллары сызламасын, исән булсыннар.

Ахырда мәҗлестә катнашучылар, чирәмгә намазлыкларын җәеп, өйлә намазы укыдылар. Намазны Нәфис хәзрәт Башаров алып барды. Зыярәтне уратып алган каеннар да, анда ятучы әрвахларыбыз да шундый күркәм мәҗлесебезне күреп, догаларыбызны алып, сөенеп ятканнардыр, мөгаен.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 905

Комментирование запрещено