Яшел тирәкләр бәхет теләсен

ЗайнуллинКамышлыны күптән күр­мәгән кеше бу авылга кергәндә нык гаҗәпләнәчәк: уң якта, элек ташландык булган җирдә, төз тирәкләр шаулап утыра. Бу хәзер камышлылыларның ял итү урыны — биредә бәйрәмнәр, төрле спорт чаралары уздырыла. Моның өчен җирле халык Фәрид Зәйнуллинга рәхмәтле. Яшел аллея нәкъ аның инициативасы белән утыртылган бит.

Фәрид Әхмәдулла улы Камышлыда туып үскән, гомере буе туган авылы файдасына хезмәт куйган кеше. Белеме буенча ул укытучы. Куйбышев педагогия институтының физика һәм математика факультетын тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын районның халык мәгариф бүлеге (РайОНО) инспекторы буларак башлап җибәрә, ә соңрак Камышлы интернат-мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын башкара. Гадел, акыллы, тырыш Фәрид Әхмәдулла улын авылдашлары авыл советы рәисе итеп тә, ә илдә үзгәртеп кору башлангач, район администрациясе башлыгы урынбасары итеп тә сайлап куялар. Авылның төп урамнарына асфальт җәйдерүдә, йортларга су һәм газ кертүдә аның өлеше зурдан. Юкка гына аңа Камышлының Мактаулы гражданины исеме бирелмәгәндер шул.

Зайнуллин

Хәзер инде Фәрид әфәнде лаеклы ялда. Шуңа да карамастан, ул әле дә сафта, районның Иҗтимагый советы әгъзасы буларак район тормышында актив катнаша. 

Зәйнуллиннар гаиләсе күп­ләргә үрнәк булырлык. Тормыш иптәше Талия ханым (ул озак еллар Камышлы мәктәбендә укытучы булып эшләде) белән Фәрид әфәнде 60 ел бәхетле гомер кичерәләр. Ике балага яхшы тәрбия биреп, зур тормыш юлына озаттылар.

21 августта Фәрид Әх­мәдулла улына 85 яшь тулды. Дустыбызны чын күңелдән юбилее белән котлап, иң матур теләкләребезне җиткерәбез! Ул башкарган яхшы эшләр үзенә изгелекләр булып кайтсын, утырткан яшел тирәкләре бәхет, иминлек һәм  корычтай исәнлек теләп торсыннар!

Чайковскийлар гаиләсе.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 919

Комментирование запрещено