Избран председатель Всемирного форума татарской молодежи/ Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды

4IX внеочередное заседание форума стало заключительной точкой Образовательного форума для руководителей татарских молодежных организаций. В ходе заседания были внесены изменения в Устав. Заместитель Премьер-министра Татарстана, председатель Национального совета Василь Шайхразиев высказал ряд предложений от имени рабочей группы.

В соответствии с Уставом, председатель Форума избирался Советом раз в 2 года. Участники предложили избрать председателя сроком на два года, с последующим переизбранием. Максимальный срок непрерывной деятельности в качестве председателя будет составлять 8 лет. В последние два месяца эту должность занимала Ленария Муслимова.

Напомним, в июне этого года бывший председатель Форума Табриз Яруллин покинул пост по собственному желанию. Его обязанности были возложены на Ленарию Муслимову на два месяца. Сегодня путем открытого голосования делегаты Форума избрали ее председателем Форума до предстоящего съезда татарской молодежи, который пройдет в следующем году. Другие кандидатуры среди участников не выдвигались.

На форуме также была принята резолюция заседания. Участникам было предложено оценить качество проведения Форума. По 10-балльной шкале мероприятие набрало 9,75 балла.

tatar-congress

***

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу җыены Иннополиста форумның IX чираттан тыш утырышы белән тәмамланды. Биредә яшьләр Уставка үзгәрешләр кертте. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшче төркем исеменнән кайбер тәкъдимнәрне җиткерде.

Устав нигезендә, форум рәисе 2 елга бер Совет тарафыннан сайлана иде. Яшьләр рәис ике елга сайланырга һәм берничә тапкыр сайланып 8 ел рәис булырга мөмкин дигән тәкъдимне керттеләр. Нәтиҗәдә, рәис ике елга бер тапкыр съездда сайланачак, ә урынбасарлары форум Советында.

Соңгы ике айда әлеге вазыйфаларны Ленария Мөслимова башкарган.

Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда форумның рәисе Тәбриз Яруллин үз теләге белән эштән китте. Аның вазыйфасы ике айга Ленария Мөслимовага йөкләнгән иде. Бүген яшьләр аны киләсе елга узачак татар яшьләре съездына кадәр форумның рәисе итеп, ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Катнашучылар арасында башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде.

Форумда утырышның резолюциясен дә кабул иттеләр. Бөтендөнья татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумына анда катнашучылар бәя дә бирде. 10 балл шкаласы буенча алганда, 9,75 балл куйдылар.

tatar-congress

 

Просмотров: 1033

Комментирование запрещено