Сиксән басмалы баскыч

амина хамидуллинаГали авылында яшәүче уңган, һәрьяклап булдыклы, тырыш, ярдәмчел, барлык чараларда катнашучы Әми­нә Миннап кызы Хәми­дуллинага — 80 яшь!

Җиңгәм, августның ямьле бер көнендә тугангамы, үзе дә кояш кебек гел янып-балкып тора, әле дә кая чакырсалар шунда бара, булдыра алган кадәр булыша.

Әминә җиңгәчәй үзе дә, ире Нәбиулла абый да күп балалы гаиләләрдә үскәннәр. Үзләренең балалары да би­шәү – дүрт кыз, бер малай. Җиңгәчәй социаль хезмәткәр булып эшләп лаеклы ялга чыккач, кызларын да шул һөнәргә өйрәтеп калдырды. Өч кызы  — Җәмилә, Алсу, Наилә олы яшьтәгеләрне хөрмәтләп карадылар. Олы кызы Җәмилә 9 ел элек яман чирдән вафат булды, бер елдан атасы Нәбиулла абый да шул ук авырудан вафат булды. Җиңгәчәй бу кайгыларны бик авыр кичерде, ә нишләсен? Язмышына язылганны күрми беркем дә гүргә керми.

Алсу хәзер пенсиядә инде. Наиләсе генә әле дә олылар белән мәш килеп эшләп йөри. Ә Раилә Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып китте. Бик матур итеп алып бара барлык чараларны. Ә хәзер аңа тагын да эш йөкләнде, Радик Сафиуллин “Туган тел” оешмасының рәисе итеп сайлангач, Раиләне ярдәмчесе итеп алды. Булдыралар алар. Расих Латыйповның эшен кияве дәвам итсә, мәрхүмнең рухы сөенер, ИншаАллаһ.

Җиңгәчәй зур юбилее уңаен­нан матур итеп Коръән мәҗ­лесе үткәрде. Мин дә аңа изге теләкләр  теләп шигыръ яздым.

Берәүнең дә сандыгы буш

                                     түгел,

Һәркемнең кулында ачкычы.

Аллага шөкер! – уздың бит

                                 җиңгәчәй

Сиксән басмалы баскычны.

Бүгенгесе көнне аның 12 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Җәмиләнең ятим калган улы Илдарны әбисе тәрбияләп зур тормыш юлына бастырды, туйлар ясап өйләндерде. Хәзер инде оныкчыгы үсә. Бүгенгесе көнне Әминә җиңгәчәй 6 — 7 бүлмәле өйдә берүзе яшәп ята, бакчада үзенә кирәк кадәр яшелчә үстерә, калганын сата да әле. Биш вакыт намазын укый, мәҗлесләргә йөри. Балалары хәлен белеп торалар. Кияүләре дә бик яхшылар, малае да гел булыша. Аллаһ Тәгалә исәнлеген биреп, оныкларының туйларын күрергә, якты дөньяның тәмен тоеп яшәргә язсын. Эшләгән вакытта алган Рәхмәт хатлары бер капчыктыр мөгаен, һәм апабыз моңа лаеклы, әлбәттә. Күңеле һәрвакыт шат булып, балаларына терәк һәм кирәк булып 90га хәтле яшәргә язсын.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 853

Комментирование запрещено