Этнография һәм туризм янәшә атларга тиеш

4B6A1328Июль ахырында Казанда анторпологлар һәм этнологлар конгрессы уздырылды. Форумга Россиянең төрле шәһәрләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән бик күп белгечләр җыелып килде. Самарадан исә өлкә хөкүмәте администрациясендә җәмәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова, тарихи фәннәр докторлары, доцентлар Екатерина Ягафова һәм Тамара Ведерникова, сәяси фәннәр докторы, профессор  Наталья Мухаметшина, тарихи фәннәр докторы, доцент, профессор, Идел-Урал палеоантропологик тикшеренүләр үзәге мөдире Александр Хохлов һәм башка дәрәҗәле белгечләрдән торган зур делегация барганнар иде. Мин, тарих фәннәре кандидаты Михаил Кржижевский да алар арасында идем.

Казан кунак ала белә, шик юк. Юкка гына анда һәрвакыт төбәкара, халыкара чаралар уздырылып тормыйдыр. Менә быелгы анторпологлар һәм этнологлар конгрессы да бик югары дәрәҗдә оештырылган иде. Башта делегатларны Идел буе Федераль университетының этно­графия музее белән таныштырдылар, Казан Кремленә, Кол Шәриф мәчетенә һәм башка истәлекле урыннарга экс­курсияләргә алып бардылар.

Форумның программасы да тыгыз һәм кызыклы итеп төзелгән иде. Анда барлыгы 66 секция эшләде, түгә­рәк өстәлләр, фикер алышулар узды. Безнең Самара өлкә­сен­нән килгән берничә белгечне секция җитәкчеләре итеп бил­геләделәр. Мин дә быел беренче тапкыр эшли башлаган “Этнография һәм туризм: үзара бәйләнеш теориясе һәм практикасы” секциясен җитәкләдем.  Аның эшчәнлегендә төрле ре­гионнарда этник туризм юнәлешләре һәм аны тормышка ашыру юллары каралды. Мин Самара өлкәсе мисалында этнотуризмны ничек популярлаштырып булуы  турында сөйләдем. Бу “Бердәмлек” газетасы укучыларына да кызыклы булыр дип уйлыйм.

“Бүген җәйге ялын кызык­лы итеп үткәрәм дигән кешегә мөмкинлекләр зур. Кемдер чит илгә юллама сатып ала, кемдер Россиядә дә менә дигән ял таба. Соңгы вакытта этник маршрутлар белән кызыксынучылар саны бермә-бер арткан.  Тик, кызганычка, Россиядә этнография һәм туризм төшенчәләре әлегә аерым карала. Турфирмалар хезмәткәрләре теге яки бу төбәктә нинди милли бәйрәмнәр, фестивальләр уздырылуы турында да, нинди юнәлешләрне тәкъдим итәргә дә белмиләр.

Төрле милләт халык­ла­рының көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән якыннан танышырга теләгән кешегә бар да кызыклы: милли йортлар, ризык, бәйрәмнәр… Моннан куллана белергә генә кирәк. Мәсәлән, берничә ел элек Похвистнево районының Гали авылында Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) “Җайлы авыл” дип аталган туристик комплекс ачкан иде. Анда экскурсияләр оештырып, татар халкының яшәеше, йорт хайваннары белән танышырга, милли ризыклардан авыз итәргә була. Кызганычка, ул әле­гә кадәр туристик маршрутларга кертелмәгән. Ә бер очтан туристларны мәчетләргә дә (ә Гали авылында алар дүртәү!), Морат-бабай чишмәсенә дә алып барырга, тау башыннан авылны да күрсәтергә булыр иде.

Татарлар күпләп яшәгән Камышлы районыныда да мактанырылык әйберләр бар.  Искиткеч фольклор коллективлары, төрле авыл музейлары гына да ни тора!. Байтуган авылында ачылган Әлифба музеена Самара өлкәсеннән, күрше төбәкләрдән, Татарстаннан кунаклар өзелгәне юк. Димәк, бу халыкка кызыклы. Ни өчен моның белән файдаланмаска?

Әлбәттә, этник туризм үссен өчен дәүләт органнары һәм муниципаль идарә хезмәт­кәрләренең, туристик фирма һәм милли-мәдәни берләш­мәләрнең тыгыз элемтәдә торуы мөһим. Турист маршрутларын булдыру өчен этнографларны да җәлеп итәргә кирәк”, — дип сөйләдем мин.  Белорусиядән, Грузиядән, шулай ук Мәскәүдән һәм Чиләбедән килгән делегатлар да туристлар өчен кызыклы этник маршрутлар кирәклеген белдерделәр.

Безнең секция эшеннән канәгать калып, “Киләчәктә дә аның эшен дәвам итәргә булыр”, — диделәр оештыручылар. Ә этнография фәнен өйрәнү өчен “Региональ туристик этнография”, дигән төшенчә кер­тергә тәкъдим иттеләр.

 

Михаил Кржижевский, тарих фәннәре кандидаты.

«Бердәмлек».

Просмотров: 781

Комментирование запрещено