“Яктылык” һәм “Ак калфак” бергә эшлиячәк

img_0777Шушы көннәрдә генә ТНВ-планета каналындагы «Татар­лар» программасы Самара шәһәренең “Яктылык” татар мәктәбен уңышлы тәмам­лаган укучылар турында Рә­мис Сафинның репортажын күрсәттеләр. Ул Россиянең 100 иң яхшы мәктәбе исемлегенә керә бит. Гомумән, “Яктылык” турында сүз чыкса, соклануымны яшермим. Ул безнең горурлыгыбыз. Чөнки нинди генә зур шәһәрләр бар, анда никадәр күп татарлар яши, ә безнеке кебек татар мәктәпләре юк.

Бөтендөнья татар-хатын кыз­­ларының “Ак калфак” иҗ­тимагый оешмасының II съезды барышында чыгыш ясаган оешма рәисе Кадрия ханым Идрисованың сүзләре күңелгә кереп калды:  “Баланы өйдә дә, балалар бакчасында да, мәктәп эскәмиясендә татар итеп тәр­бияләргә кирәк”. Мин бу турыда күп  уйландым. Әйе, әлегә Самарада татар балалары бакчасы юк. Ә мәктәбебез бар бит! 

Килдем мәктәпкә. Аны чын татар егете Радик Рифкать улы Газизов җитәкли. Ул бер төркем укытучыларны чакырып, түгәрәк өстәл оештырды. Алар мәктәптә балаларга яхшы тәрбия, белем, әхләк дәресләре бирелүе турында сөйләделәр. Безнең “Ак калфак” оешмасы да тәрбия эшенә үз өлешен кертә ала, дип, мин дә үз тәкъдимнәремне  керттем. Әйтик, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен якшәмбе мәктәбендә шул ук тегү-чигү буенча остаханәләр оештырылса,  туган телдә милли уеннар, җыр-бию түгәрәкләре алып барылса,  алар мәктәпкә яхшырак әзерлек белән килерләр иде. Аларның әниләре, әби­ләре белән дә төрле чаралар үткәрергә мөмкин булыр иде. Мәктәптән башка андый клуб­лар оештыру бик  читен дип, әңгәмә корып утырдык. Директор моңа каршы түгел. Шулай итеп,  беренче октябрьдән, якшәмбе мәктәбе кысаларында,  нәни балалар клубы оештырып җибәрергә сүз куештык.  Аларны ана теле белгечләре татарча сөйләшергә өйрәтәчәкләр, җыр-бию түгәрәкләрен хореография укытучылары алып барачаклар, дип өметләнәбез. Ә кайчан нинди дәресләр булачагын газета аша белдереп торачакбыз.

Разия АЮПОВА,

Самараның “Ак калфак” оешмасы рәисе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 867

Комментирование запрещено