Гакыйльгә дан

gakil-sagirovУн ел элек мәңгелеккә киттең,
Бакыйлыкка киттең дөньядан.
Җирдә синең матур исемең  калды,
Зурлый сине халкың, җырлый дан.
 

Җыелдык без бүген авылыңда
Дус-туганнар һәм якташларың
Зиратыңа бардык, дога кылдык,
Нурлар сибә кабер ташларың.
 
Җаның тыныч булсын,  Гакиль. Җирдә
Бик күп изгелекләр эшләдең.
Урының синең оҗмахларда булсын,
Фәрештәләр булсын юлдашың.
 
Кердек без син яшәгән өйгә дә:
Шул ук өстәл, шул ук караватың…
Тәрәзәдән сине күргән төсле,
Сәлам бирә сирень яфрагың.
 
Намус белән җир юлларын үттең,
Бирешмәдең ачы җилләргә.
Милләтеңне олы исемең белән
Күтәрдең син биек-биеккә.
 
Тешләреңә каләмеңне кысып,
Шигырь яздың, рәсем ясадың.
Дөнья гүзәллеген яратырга
Халкың күңеленә юл салдың.
 
Авыр язмыш сине сынаса да,
Какшамады рухың, сынмадың.
Булат кылычыдай көчле
                                     булдың,
Көрәштең син, бер дә
                                тынмадың.
 
Авыл сәхнәсендә искә алып,
Энҗе сыман шигырең
                                 ялтырый.
Көмеш телле тальян
                             гармуннарда
“Кабатланмас моң”нар
                                  яңгырый.
 
Яшәешнең төп мәгънәсен,
                                     Гакыйль,
Үрнәк итеп безгә күрсәттең.
Яшәдең син сөйгән халкың
                                           өчен,
Җаннарыңның биреп бар
                                        көчен.

Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ.
Самара — Иске Җүрәй.

«Бердәмлек».

Просмотров: 948

Комментирование запрещено