Олы йөрәкле кеше

Борханова Гузалия1Олыгайган көнеңдә үз гаи­ләңдә, балаларың тәрбия­сендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен ке­шенең дә язмышы бертөрле булмый шул, арабызда гомер көз­ләрен ялгызы каршылап, яр­дәмгә мохтаҗ булучылар да бар.

Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Социаль хезмәткәр профессиясе — күпкырлы, четерекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче хезмәт ул. Камышлы авылында яшәү­че Гүзәлия Минәхсән кызы Борһанова 20 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли. Бу хезмәтнең никадәр җаваплы икәнлеген Гүзәлия белән оч­рашкач сораштым.

- Авыр булса да, эшемне яратам, үземә йөкләнгән вазифаны җиренә җиткереп үтәргә тырышам, — дип сөйләп китте Гүзәлия ханым. — Һәр эшнең үз кыенлыгы, үз җаваплылыгы бар. Ул читтән караганда гына җиңел булып тоела. Шуңа күрә социаль хезмәткәр хезмәтеннән куркырга кирәкми, җаныңны биреп эшләргә генә кирәк.

Борханова Гузалия1

Гүзәлия һәр иртә эшкә чыгып китә. Аңа бер-бер артлы тугыз кешегә керәсе, йорт эшләрендә ярдәм итеп кенә калмыйча, хәл-әхвәлләрен белешәсе, шатлык-зарларын бүлешәсе бар. Әлеге һөнәр ияләренә әнә шулай пешекче дә, медик та, артист та, кирәк булганда кешенең күңел халәтен аңлый белүче психолог та булырга туры килә.

Авыл кешесенең күңеле шундый инде: яз җиттеме, бер генә түтәл булса да, суган утыр­тасы, кирәксә-кирәкмәсә, кыяр чәчәсе килә. Чөнки ул аларны гомер буе үстереп килгән. Өлкәннәр арасында тавык-чебеш асраучылар да бар. Йорт тирәсендәге мәшә­катьләр бетәрлек түгел ул. Әле бит бөтенләй урын-җир өстендә генә ятып, үз-үзенә аш-су әзерли алмый торган олылар да бар. Аларга аш пешереп ашатасы, юындырасы, киемнәрен алмаштырып, сыгып куясы бар. Андыйлар һәрвакыт күз уңында, Гүзәлия аларны көненә берничә мәртәбә барып карый.

- Инвалидлар өчен рецептлар яздырып алып, дарулар кайтару, коммуналь хезмәт өчен түләү, субсидияләрен рәсмиләштерү кебек кәгазь эшләре безнең өстә, — дип сүзен дәвам итә мөлаем ханым. Барысын да төгәл үтәп, йомышларын йомышлап, эшләрен  эшләп куя Гүзәлия  Минәхсән кызы. Әби-бабайлар аны бик яратып, хөрмәт итеп, рәхмәт сүзләре белән каршы алалар, изге теләкләр теләп кабат килүен көтеп калалар.

- Уңган, булган, йомшак күңелле, олы йөрәкле безнең караучыбыз, — диләр алар.

Шулай итеп, Гүзәлия кич­кә кадәр үз карамагындагы олыларның эшен эшләп йөри, ә кичләрен гаиләсе өчен аш-су әзерли, үз йортындагы эшләрне, бакчасын карый,  22 ел бергә яшәгән каенанасы Нәҗибә апага да, кызлары Эль­­вина белән Альбинага, тормыш иптәше Фәнискә дә җан җы­лысы җитә.

Гүзәлия карамагындагы әби­ләр белән сөйләшеп торганын ишеткәнем бар. Ул гади итеп, шаяртып сөйләшә. Өй эшләрен җәхәт эшләвен, моң-зарларын сабырлык белән тыңлый белүен дә күзәткәнем бар. Моны күреп, чыннан да, олы кешеләр белән тик киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр генә эшли ала дигән фикергә килдем.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 840

Комментирование запрещено