Җиңүчеләр бүләкләнде, ә татар теленә урын табылмады

e38a64ef69edd22ac96d3a30409a192aВорлдскиллс чемпионатының бер алтын, бер көмеш һәм бер бронза медале Татарстанга калды. Россия җыелма командасында катнашкан Татарстан егетләре югары уңышларга иреште.

«Прототиплар җитештерү» компетенциясендә Чаллы егете Айдар Минеев беренче урынны алды. Айдар В.Поташов исемендәге техник көллиятенең өченче курсын тәмамлаган. Прототиплар ясау белән кечкенәдән шөгыльләнгән. Чемпионатта исә су асты камерасы прототибын ясаган. Егет уңышка ирешүнең серен экспертлар һәм тренерлар белән ныклап эшләү нәтиҗәсендә күрә.

Бүләкләү тантанасыннан соң ул Татарстан, Россия өчен горурлануын белдерде. Киләчәктә Айдар тормышын индустрия, инженерия белән бәйләргә җыена. Шунысын да әйтергә кирәк: аның бертуган абыйсы да Ворлдскиллс хәрәкәтендә. Альберт Минеев «Инженер дизайны» Европа чемпионатында җиңгән, Абу-Дабидагы ярышта профессионализм өчен медальон алган.

Тумышы белән Яшел Үзәннән булган Ислам Нигъмәтуллин «Мәгълүмати кабель челтәрләр» компетенциясендә көмеш медаль яулады. Исламның өч ел тырышып эшләвенең нәтиҗәсе эзсез булмады, аңа көмеш медаль тапшырдылар. Ислам Нигъмәтуллин быел Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаган.

Ә менә Оскар Арсланов белән Эмиль Мифтахов «Мобиль робототехника» компетенциясендә бронза медаль алдылар. Егетләрнең югарырак уңышка ирешә алмаулары өчен кәефләре кырылган кебек сизелде. Зуррак уңышка өметләнгән идек, диде алар. Ничек булса да, алар җиңүчеләр пьедесталына менде.

Ябылу тантанасында явып киткән яңгыр кәефне әллә ни кыра алмады. Ә менә җиңүчеләрне игълан итү фәкать инглиз телендә генә баруы ошап бетмәде. Яңгыры бер сынау булса, инглизчә белмәүчеләргә монысы икенче сынау булды. Әмма безнең халык аптырап кала торган түгел, барысына да рәттән рәхәтләнеп кул чапты. Ә җиңүчеләрнең сөенечле күз яшьләрен яңгыр юды. Бездә яңгыр уңышка дигән гыйбарә бар. Ә уңыш барыбыз өчен дә кирәк!

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА.

tatar-congress.org

Просмотров: 784

Комментирование запрещено