Алина Гатауллина — WorldSkills Juniours җиңүчесе

Алина Гатауллина 2

Алгы планда Алина ГАТАУЛЛИНА

WorldSkills Juniours катнашучылары арасында якташыбыз, милләттәшебез Алина Гатауллина да бар иде. Кыз Тольяттиның Техника һәм художество колледжында укый.

Үткән атнада Казан, гөр килеп, WorldSkills Kazan 2019 чемпионатын уздырды. Анда 63 илдән килгән 1300дән артык кеше катнашты, 56 компетенция буенча ярышлар узды,  Россия данын 63 егет-кыз яклады: 18-25 яшьлек 14 кыз һәм 49 егет. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия командасы, гомуми зачетта, 22 медаль белән икенче урынны алды. Беренчедә – Кытай, өченчедә – Көньяк Корея. 

Чемпионатның ябылу тантанасына килгән Россия Президенты Владимир Путин «Казан Арена» стадионында Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты.

Шуны әйтәсем килә – бул­дырдыгыз, – диде ул. – Мин әле генә WorldSkills Inter­national җитәкчелеге белән сөйләштем, аларның да исе киткән. Ярышларны оештыру ягыннан гына түгел, ә безнең команда нәтиҗәләренә карап та. Ә алар бик әйбәт, алдагы ярышлар белән чагыштырганда, алга китеш сизелә. Һәм бөтен компетенцияләрдә дә дияргә була. Без бик горурланабыз! Сезнең тормышыгызда һәм профессиональ карьерада үзгәрешләр булыр, дип уйлыйм”

Владимир Путин сүзлә­ренчә, катнашучылар, эш урыннарына кайткач, WorldSkills ярыш­ларының профес­сио­наль үсеш өчен нәрсә би­рүен күрсәтәчәкләр әле. Бу ме­дальләр очраклы түгел, алар сәләт, тырышлык һәм иң мөһиме – һәр профес­сиядә югары казанышларга китерүче компетенцияләр булуын исбатлау аша алынган. 
Владимир Путин оештыручыларга да рәхмәт белдереп: “Казан бөтен шартларны да булдырды. Бу да безнең казаныш, безнең компетенция. Һәм, әлбәттә, остазлар, тренерлар турында онытырга ярамый, бу кешеләр дә иң югары бәяләүгә лаек, алар сезнең уңышларны тәэмин итте. Әлбәттә, халык күбрәк спорт ярышларына ияләшкән, ә һөнәри осталыкта ярышу хакында аз беләләр. Ышанам, WorldSkills хәрәкәте алга таба да үсәчәк, чөнки сез чын осталар булуыгызны күрсәтәсез, бу буш сүзләр түгел, сезнең эшегез, дөресен әйткәндә, сәнгать дәрәҗәсендә, ә бу игътибарга лаек”, – диде ул.

WorldSkills Juniours катнашучылары арасында якташыбыз, милләттәшебез Алина Гатауллина да бар иде. Кыз Тольяттиның Техника һәм художество колледжында укый.

- Бишенче сыйныфтан баш­лап мин гомумбелем мәк­тә­бендә һәм художество мәк­тә­бендә параллель рә­вештә укыдым. Художество мәктәбен тәмамлаганнан соң колледжның “Визуальный мерчендайзинг” дизайн юнәлешенә укырга кердем. Үткән елның ноябрендә безнең колледжда “Маляр һәм декоратив эшләр” компетенцясе буенча WorldSkills Russia региональ этабы уздырылды. Анда безгә дә тамашачы буларак катнашырга рөхсәт иттеләр, аннары авыр булмаган задание бирделәр. Һәм мин WorldSkillsта үсү өчен шушы компетенцияне сайладым. Чөнки үземнең профессия буенча мин болай да дип­лом алачакмын, ә яңа белем минем өчен уникаль булачак, тәҗрибә туплаячакмын, яхшы кешеләр, чын профессионаллар белән танышачакмын, дип фикерләдем.

Миңа махсус осталыкка өйрәнергә туры килде – декоратив түшәмә ясау, буяулар, пумала һәм линейка ярдәмендә тигез линияләр сызу, маляр тасмасыннан куллана белү, обой ябыштыру һәм башкалар. Ә иң мөһиме – ярыш мәйданында каушап калмау, үз-үзеңне тота белү, җиңүгә ышану. Бу сыйфатлар чемпионатта гына түгел, тормышта да кирәгеп чыгачак. Һәр эштә дә үсештә булу мөһим. Гел-гел җиңүләр генә булмаска да мөмкин. Димәк, көч куярга, күнегүләр эшләргә, кулыңны күндерергә кирәк – һәм барысы да барып чыгачак, — дип сөйләде Алина чемпионат алдыннан.

“Казан Экспо”да үткән чемпионатта халык нинди юнәлешләр белән кызыксынган соң? Эшче һөнәрләр бәйгесе булгач, гади һөнәрләргә игътибар күбрәк. Робот, 3D модельләштерү, ком­пьютер аша эшләү дигән­нәрне әле авыррак кабул итәбез. Ярыш көннәрендә та­машачыларның күпчелеген “А” һәм “Б” кластерларында, ягъни “Хезмәт күрсәтү” ярышы мәйданчыкларында кү­рергә мөмкин иде. Биредә пе­шекчеләр, кондитерлар, чәч­тарашлар, кунакханәдә, ресторанда хезмәт күрсәтүчеләр көч сынашты.

Оештыруга килгәндә, барысы да югары дәрәҗәдә, бик ошый. Аңлаталар, йөртәләр, сорауларга җавап бирәләр. Казан федераль университеты студентлары эшче һөнәрләр ярышын күзәткәннәр.

– “Казан Экспо”да ике сә­гать чамасы булдык. Башта барысын да аңлап та булмады, тәэсирләр шундый күп! Бу чарадан читтә калырга һич кенә дә ярамый. Мине “Казан Экспо”ның мәйданы шаккаттырды. Ул үзенә күрә берләштерү урынына әйләнгән: монда республика халкы да, башка милләт кешеләре дә бер дәрәҗәдә. “Флористика”, “Зәр­кән эшләнмәләр ясау”, “Җиһаз ясау”, “График дизайн” ком­петенцияләрен карадык. Катнашучыларга хөрмәтем артты. Алар үз эшенә шундый бирелгән, үз дөньясына чумган, – дип уртаклашты хис-кичерешләре белән 3 курс студенты Камилә Захарова.

- Бер урында әллә ничә төрле милләт, әллә ничә төрле команда җыелган. Биредә ничек итеп машиналар буйыйлар, тортлар бизиләр, яңа сайтлар ясыйлар – шулар турында мәгълүмат күп. WorldSkills гел Казанда гына үткәрелсен иде, – ди Азалия Гайфуллина. 12 яшьлек кыз әле киләчәктә кем буласын белми. Чемпионат аңа һөнәр сайлауда булышыр, шәт. Нәкъ менә Алина Гатауллина кебек күңеленә ятышлы эш табар.

Ә Алинабыз тәки җиңү яулады бит! «Маляр һәм декоратив эшләр» компетенциясендә аңа тиңнәр булмады.  720 балл җыеп,  Россия җыелма командасына профессионализм өчен медальон китерде ул. Дүшәмбе көнне, 26 августта, яшьләрне бүләкләү церемониясе уздырылды. Самараның Идел буе дәүләт колледжын тәмамлаган Михаил Воронцов та “Фрезерные работы на станках с ЧПУ» компетенциясендә җиңүгә иреште.

Шуны да әйтергә кирәк: WorldSkills чемпионатында нә­тиҗәләрне экспертлар бәя­ли һәм аларның объективлыгы бик югары. Биремнәрне дә шул ук экспертлар әзерли. Баллары уртачадан күбрәк булган катнашучыларга медальләр бирелә. Ягъни, әлеге медаль катнашучының  профессиональ белеме Россиядә генә түгел, Европада, хәтта дөнья күләмендә  үз компетенциясендә уртачадан югары булуын күрсәтә. Әгәр барлык белгечлекләр буенча осталык медальләре күп икән, бу илдәге белем бирү системасының югары булуын күрергә мөмкин. Ахырда санап күрсәтерләр, бәлки. Безнең илдә һөнәри белем бирү системасы ничегрәк икән?

Алгы планда Алина ГАТАУЛЛИНА

Алгы планда Алина ГАТАУЛЛИНА

Эльвира РӘФЫЙКОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 925

Комментирование запрещено