Ниагара Татарстан әләменә әверелде / Ниагарский водопад окрасился в цвета татарстанского флага

D8406B1C-AE86-4B9E-9D22-27AB47FDD643_cx0_cy18_cw0_w1023_r1_sКанада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы 30 августта Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан әләме төсләрендә яктыртылды.

Бу хакта Канаданың Монреаль шәһәре татарлары җәмгыяте рәисе Марат Сәлахетдинов Ниагара шарлавыгы идарәсе белән алдан килешкән иде.

Әлеге вакыйга Татарстанга һәм бар татар халкына Канада татарларының бүләге булды.

Оештыручыларның берсе, Монреальдән килгән Алимә СәлахетдиноваАзатлыкка белдерүенчә, шарлавык янына Оттава, Торонто, Монреаль, Баффоло, Коламбус шәһәрләреннән барлыгы 50ләп татар жыелган, Лондоннан килгән татарлар да булган. Кайбер гаиләләр балалары белән килгән иде дип сөйләде ул.

«Бик яхшы яктыртылган иде, төсләре матур булды. Бу табигать могҗизасының Татарстан әләме төсләрендә булуы безнең өчен бик зур вакыйга булды, аңлата алмаслык күтәренке хисләр кичердек. Бер абый республика корылганда нинди хисләр бар иде, бүген дә шул хисләр барлыкка килде дип әйтте. Горур яшә, Татарстан!» дип тә өстәде Алимә.

Бу хәлне шарлавыкны карарга килгән күпсанлы туристлар да күргән. «Мин үзем генә дә 30-лап туристка Татарстанның нинди республика булуын, кайда урнашуын сөйләп аңлаттым һәм башкалар да шулай эшләде. Йөзләрчә кешегә бу бәйрәм турында аңлаттык», диде ул.

Ярты сәгать дәвам иткән чара бәйрәм салюты һәм «Туган тел» җыры белән тәмамланган.

D8406B1C-AE86-4B9E-9D22-27AB47FDD643_cx0_cy18_cw0_w1023_r1_s

Шарлавык янына җыелган татарлар һәр елның 30 августында Татарстан әләмнәре белән биредә җыелырга дип килешеп таралышкан. Алар башка илләрдә яшәүче татарларны да Татарстан суверенитеты көнен искә алу өчен шундый чаралар уйлап табарга чакыра. «Сабантуйлар белән генә чикләнмичә, 30 августны да, шуның аша Татарстанны да дөньяга танытырга кирәк», ди Алимә.

azatliq.org

* * *

Акция проведена 30 августа по инициативе татарской диаспоры Канады.

Ниагарский водопад окрасился в цвета флага Татарстана в честь очередной годовщины принятия декларации о государственном суверенитете этой республики, сообщает Азатлык Радиосы.

Руководитель татарской организации Монреаля Марат Салахутдинов заранее договорился с администрацией о проведении акции.

Общественники в самом Татарстане также провели акции в честь годовщины исторического события.

Напомним, 30 августа 1990 года Верховный совет ТАССР принял декларацию о государственном суверенитете Татарстана. Она провозглашала, что «земля, ее недра, природные богатства и другие ресурсы на территории Татарской ССР являются исключительной собственностью народа».

idelreal.org

Просмотров: 1063

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>