Балачактан төш

i (1)1 сентябрь — Белем көне

Төшләремдә балачакка кайтып,
Укып йөрим кебек мәктәптә.
Кот очарлык формулалар язып,
Чишә алмый торам ничек тә.
 
Башсыз, диеп, ачуланам үз-үземне,
Хәтеремнән чыккан ни белгән.
Мине генә күрмәсен, дип, хәлфә,
Бөтен гәүдәм партага сеңгән.
 
Бер Ходайдан сорыймын сыкрап,
Харап итмә, диеп, җанымны.
Жәза биреп Пифагорың белән
Кисмә генә игән башымны.
 
Кара такта тулы синус-косинуслар,
Гаскәр кебек, баскан каршыма.
Чишә алмый телсез булып калдым
Иксез-чиксез саннар алдында.
 
Тирә-якка күз саладыр күңел,
Ярдәм кулын кемнәр сузарлар?
Кайсылары хәйлә белән көлеп,
Сөенерләр икән дошманнар?
 
Кара тиргә батып уянганмын,
Белмим елыйм, әллә көлимме?
Ул вакытта булган кайгыларны
Таң җиленә икән тиңлимме?
 
Андый мизгел килә-китә икән,
Яшь гомергә бәхет тутырып.
Ә алда әле төрле юллар көтә,
Мөһим имтиханнарын куеп.

 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

Просмотров: 2200

Комментирование запрещено