Йөз яшьлек ветеран

Byx-W-Qk85M1

Хөсәен ага улы һәм кызы белән

1919 елның 20 августында Похвистнево районы, Ногай авылында дөньяга килгән Хөсәен Мөбин улы Кәримов шушы көннәрдә 100 еллык юбилеен каршылады.

Гражданнар сугышы барган мут елларда туган балага эшләп үсәргә туры килә. Богырысланда укып, 5 сыйныф белем алган егет инде гыйлемле булып санала башлый һәм яшүсмер чагыннан тракторга утырып, гаиләсенең тормышын җиңеләйтә. Алга таба да шулай эшләп, гаилә корып матур гына яшәргә җыена Хөсәен. Ләкин аның якты хыялларын, ки­ләчәккә планнарын сугыш бүлә.

Дөрес, яхшы тракторчыга башта бронь бирәләр. Ләкин фронттагы хәлләр һаман да мөшкелләнә төшкәч, 1942 елның августында, аңа да повестка килә. Куйбышев, Саратов, Вольск шәһәрләре аша Сталинград сугышына барып эләгә ул. Хәлиткеч бәрелешләрдә аягына пуля эләгеп, госпитальдә дәваланырга туры килә. Терелеп чыккач, запастагы полкка җибәрәләр, анда да яралана, кабат госпитальгә эләгә. Нәкъ шул вакытта Хөсәен Мөбин улын “За оборону Сталинграда” медале белән бүләклиләр. Әлбәттә, бу егеткә гайрәт бирә. Кәримовның сугыш юллары ярты Европа аша үтә — Молдавия, Польша, Чехословакия аша Германиягә китереп җиткерә. Өчәр-дүртәр көн ашамыйча, йокламыйча, салкын окопларда утырырга, яисә муеннан суда сазлыклар, елгалар кичәргә туры килә. “Ур-ра!” кычкырып һөҗүмгә күтәрелү салкын окопларда туңып ятудан хәерлерәк тә була иде кайчакта, — дип сөйли Хөсәен ага. — Каян көч алганбыздыр, белмим, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый идек, ул гына солдатны яклый һәм яшәүгә өмет уята. Фашистларны куганда салкынны да, ачлыкны да, яралар сызлавын да оныта идек”, — ди ул.

“Праганы азат итүдә катнашкан өчен” медале никтер аңа бигрәк тә кадерле. Ә менә унсигез чакрым гына Берлинга барып җитмәве, Рейхстаг диварына исемен язып калдыра алмавы үкенеч, әлбәттә. Чөнки нәкъ Җиңү алдыннан солдат өченче тапкыр яралана һәм госпитальгә эләгә,  Җиңү көнен дә шунда каршылый. Ә аягында калган снаряд кыйпылчыклары 75 ел буе аңа сугыш елларын искә төшереп тора.

Сугыш тәмамлангач та Хө­сәен Мөбин улы тиз генә өенә кайта алмый. Аларны Украина басуларына икмәк игәргә җибәрәләр. Әтисе һәм әнисе янына 1950 елның ноябрендә генә кайтып төшә. Авылдашы  Минҗәүһәр Шәйдулла кызы белән тормыш корып, 51 ел мәхәбәттә яшиләр, биш балага гомер бирәләр. Күп сынаулар үтеп тә бирешми ветеран. Эш стажын санап бетерерлек түгел.

Хәләл җефете Минҗәүһәр апа күп еллар элек фани дөнья белән хушлашты. Инде биш баласының да өчесен җирләде Хөсәен ага. Аллага шөкер, бүгенге көндә кызы Алсу тәрбиясендә яши. Оренбургтагы улы да еш кайтып йөри, әтисенә гел булышып тора.

Юбилярны котларга балалары, онык-оныкчыклары, барча туганнары да җыелып кайттылар,  Похвистнево шәһәре башлыгы Сергей Попов, шәһәрнең ветераннар Советы рәисе Елена Горбушина, шәһәр Думасы рәисе Александр Шулайкин һәм шәһәр администрациясе аппараты җитәкчесе урынбасары Мария Тарасова килделәр, ветеранга күчтәнәчләрен тап­шырдылар, озын гомер һәм сәламәтлек теләделәр. Бүгенге зур юбилее уңаеннан Похвистнево шәһәре администрациясе ветеранның өенә кадәр асфальт юлы җәйде. Ә берничә ел элек хөкүмәттән тиешле бер миллион сум акча тапшырылган иде, аңа фатир сатып алынды.

Хөсәен аганың сөйләгән­нәрен тыңлаган саен: “Ничек түзде икән шушы хәтле мих­нәтләргә бер кеше башы”, — дигән уй килә. Бигрәк тә нык кеше ул, Хөсәен ага Кәримов. Шагыйрь Владимир Маяковский язган: “Гвозди бы делать из этих людей, не было б в мире крепче гвоздей» юллары нәкъ аның кебекләр турында язылгандыр.

Byx-W-Qk85M1

Хөсәен ага улы һәм кызы белән

Илһамия КӘРИМОВА.

Венера бистәсе,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1360

Комментирование запрещено