Ловись, рыбка, большая и маленькая/ “Балык, кап, яр башында ялтырап ят!”

ECprRerXYAACrADВ Камышле женщины состязались по спортивной ловле рыбы поплавочной удочкой.

Организаторами спортивных соревнований выступили районный социально реабилитационный центр и общество инвалидов. Участницами соревнований стали 10 представительниц прекрасного пола из села Камышла.

Не первый раз на таких состязаниях оказываются рыбачки, поэтому команда взяла с собой все,включая разные приманки. Главное, было понятно, что основная рыба, на которую нам предстоит настраиваться, – это уклейка, лещ и иная мелкая рыбешка. Понятно, до щуки, нам, женщинам, конечно, не добраться.

Итак, соревнование началось, и все участницы, выбрав рыбные места, как нам казалось, приступили к ловле первого трофея. Все ожидали, что рыба начнет сразу активно клевать, но наши ожидания не оправдались. Мы пробовали разные прикормки. Сначала рыба совсем не клевала, ведь время было обеденное. Ситуацию осложняла и жаркая погода, замедляя реакцию рыбы на наши эксперименты. Прошел час, пока не попалась первая рыбка. Затем вторая, третья… Конечно, ловились небольшие рыбки, но женщины-рыбачки и этому были рады. Ведь нам не хватало и опыта, и знаний. А члены жюри радовались не меньше участниц, и считали каждую рыбешку.

Соревнования длились более трех часов, за это время женщины продемонстрировали блестящее терпение во время лова рыбы обычной удочкой. Победительницы определились по количеству улова. Председатель районного общества инвалидов Зульфия Дерзиманова наградила всех победительниц дипломами и ценными подарками. Остальные участницы тоже получили подарки.

После состязаний и торжественного награждения всех приехавших на соревнование угощали ароматной ухой, которую приготовили на костре сотрудницы социально-реабилитационного центра. Довольные и радостные от отдыха на природе участники мероприятия пили горячий чай из самовара. И конечно, поблагодарили организаторов спортивного праздника за предоставленную возможность насладиться летним отдыхом.ECprRerXYAACrADECprReKXUAA07PI

Фания КАРИМОВА.

«Камышлинские известия».

***

Камышлыда хатын-кызлар арасында балык тотучылар ярышы үткәрелде

Гадәттә, безнең якларда балык тоту буенча ярышлар ирләр өчен кышын үткәрелә иде. Камышлы районы социаль-реабилитация бүлеге һәм район инвалидлар оешмасы, бәйге кысаларын киңәйтеп, хатын-кызлар арасында да моны үткәреп карарга булды.

Әйе, хатын-кыз бар нәрсәгә дә оста. Гаиләсенә тәмле ашлар пешерә, керләр юа, өен тәртиптә тота, печән чаба, яшелчә  үстерә, бала тәрбияли, машина йөртә, үз эшендә эшли… Кыскасы, эшләрен тавык та чүпләп бетерерлек түгел. Хәзер инде ир-атларның яраткан шөгыле — балык тотуны да үзләштерә башлады.  Хәер, кулыннан килмәгәнен белсә, алынмас иде.

Ярыш буласын ишеткән ун хатын, җәйге матур таң­нарның берсендә, күл буена җыелдылар. Балыкчыларны Камышлы районының инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Дәрҗеманова һәм социаль реабилитация үзәге хезмәткәре Рушания Диндарова каршы алдылар, ярыш шартларын аңлатып, уңышлар теләделәр. Хатын-кызларның өс киемнәре, «эш кораллары» ук аларның тәҗрибәле балыкчылар икәнлеген күрсәтеп тора иде. Эш урын сайлаудан башланды…

Дөресен әйткәндә, мин дә балык тотарга бик яратам. Бу бәйгедән дә кала алмадым, әлбәттә. Хәбәрче буларак башкаларны да күзәттем, күңелемә хуш килгән урын сайлап, үзем дә кармак салдым. Барыбыз да тавыш-тынсыз калкавычларыбызны күзәтә башладык.

Балык тотуның уңышы беренче чиратта һава торышына һәм әйләнә-тирә мохитка бәйле. Атмосфера басымы югары булганда балык начар каба. Кармакта җимнең нинди булуы да бик мөһим. Мәсәлән, балык суалчанга караганда личинкага күбрәк кызыга. Шуңа күрә мин үзем белән личинка алган идем. Карыйм, башкалар кукурузга, суалчанга тота.

Кояш кыздыра, балыклар бәйгедә катнашучыларны үр­тәп чупылдап су өстендә уйный, сикерә, кармакка эләгергә исәпләре дә юк. Шулай берара су өстенә карап утырдык. Инде булмас дип, өмет өзелгән чакта барыбызныкы да чиртә башламасынмы! Иң беренче балык миңа эләкте. Аннан башкалар бер-бер артлы эреле-ваклы балыклар тартып чыгара башладылар. Барыбыз да тырыша, төрле җимнәр куеп карый, чөнки конкуренция зур.

Ике сәгатьтән нәтиҗәләр ясау вакыты җитте. Жюри әгъ­залары дөрес нәтиҗә чыгарды, беркем дә үпкәләмәде. Шуңа мәкаләдә дә җиңүчеләрнең исемнәрен атамаска булдым әле. Дуслык җиңде, дип әйтер идем, юк, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Башкаларга да Зөлфия ханым бүләкләр әзер­ләп килгән иде. Ул ярышта катнашучыларга рәхмәт белдерде. Үз чиратында балыкчылар да социаль реабилитация бүлеге җитәкчесенә, хезмәткәрләренә, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Дәр­җемановага чын күңелдән рәх­мәтләрен бел­дерделәр. Шундый  күңелле очрашулар, ял итүләр авыл кешесе өчен бик тә мөһим. Без үзебезне диңгез буендагы ял йортында булып кайткан кебек хис иттек, дип, тоткан балыкларын чистартырга керештеләр.

Ял буена төтен исе таралды — учакта шулпа кайный, самоварга күмер салынды. Озак та үтми яңа пешеп чыккан балык шулпасын авыз итәргә чакырдылар. Үзең тоткан балыктан пешкән уханың, күл буеннан җыеп алган хуш исле үлән чәенең тәмлелеген белсәгез икән!

 

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 746

Комментирование запрещено