Үткән ял көннәрендә Камышлы авылында җиденче мәртәбә район кубогына ат чабышлары уздырылды. Спорт бәйрәмен, гадәттәгечә, район администрациясе һәм «Газпром трансгаз Самара» оешмасы оештырдылар. Җиңүчеләргә региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Фәхретдин Канюкаев, Камышлы районында эшләп килүче «БайТекс» җәмгыяте директоры Олег Торопчин бүләкләре тапшырылды. Шуны да әйтеп үтәсе килә: катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.
Ярышларда Самара, Оренбург өлкәләреннән, Татарстан һәм Башкортостан республикаларыннан китерелгән 21 чабыш аты катнашты. Камышлы халкы, әлбәттә, җирле ат хуҗалары Шахлар Аскеров, Марат Хәйруллин, Әбүзәр Хәбибуллин, Фәрит Гайфуллин өчен җан аттылар. Гарәп аргамаклары, нәселле, ярымканлы, җирле ат токымнары өчен ун заезд оештырылган иде.
Ат чабышлары беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә. Очып килүче атлар матурлыгы, ярыш дәрте, җан атучылар авазлары күңелләрне айкап чыгара сыман. Чараны алып баручылар Айгөл Исламова һәм Илфат Гайнетдиновның тантаналы тавыш белән мактаулы кунакларны атаулары, һәвәскәр артистлар Ленар Абсаттаров, Альберт Мингалиев, Елена Гришина, Венера Инсапова, Эдуард Сафин дәртле җырлары, баш судья Александр Горюхинның басынкы тавыш белән чабыш кагыйдәләрен искә төшерүе дә бәйрәм рухын барлыкка китерә. Камышлы бәйрәменә быел Самара өлкәсе спорт министрлыгының баш консультанты Виталий Давыдов, «Воспитанники Комсомола – Мое Отечество» оешмасы рәисе Борис Ардалин, күрше районнар җитәкчеләре килгәннәр иде.
Менә ипподром тирәли урын сайлап йөргән халык киртәләргә сарылды. Сәхнәгә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов чыгып, чабышта катнашучыларга уңышлар, ә җанатарларга күтәренке кәеф теләгәннән соң, баш судья Александр Горюхинга Рәхмәт хаты тапшырды.
- Александр Львович ат спортында зур тәҗрибә туплаган шәхес, аның хөкеме белән үткәрелгән ярыш нәтиҗәләренә тел-теш тидерерлек түгел, Камышлы районында ат спортын үстерү эшенә керткән шәхси өлеше дә зур, — диде бүләк тапшырганда район башлыгы.
Ниһаять, баш судья Александр Горюхин беренче заезд атлары чабышын белдереп чаң какты. Ул, традиция буенча, “бригадир чабышлары”ннан башланды. Белмәүчеләр өчен моның нәрсә икәнен шулай аңлаттылар: җирле токымдагы җигүле ат арбаларына берничә капчык бөртекле культуралар салып дистанциягә чыгалар. Быел бу ярышта Соня кушаматлы атын җиккән Шахлар Аскеров (барысы да Камышлы районы хезмәтчәннәре) беренче урынны яулады. Марат Хәйруллин белән Наташасы – икенче, Әбүзәр Хәбибуллин белән Ласточкасы өченче килделәр.
Камышлы районының данлы ат асраучысы Фәрит Гайфуллин Фист кушаматлы аты белән бишенче заездда Татарстаннан китерелгән Триада кушаматлы бияне (Лилиана Галимова) һәм Армагеддон кушаматлы айгырны (Данияр Гайфетдинов) узып, беренчелекне яулады. Ахырда “Бердәмлек” фотохәбәрчесенә Фәрит интервью да бирде.
- Фәрит, егерме еллар чамасы ат чабышларында катнашасың. Камышлы районында конезавод оештыру мөмкин эш дип саныйсыңмы?
- Әлбәттә, теләк булса, бар да була. Тик атлар санын арттырырга гына кирәк. Бу бик чыгымлы эш, дип әйтер идем. Ә без олыгайдык инде. Яшьләр ат үрчетү белән кызыксына башласа, бәлки, барып та чыгар әле.
Быел мин соңгы мәртәбә чабыш атлары ярышында катнаштым. Тик атларымнан аерылырга теләмим әле. Бәлки, тренер булып эшли алыр идем. Мин бит гомер буе атларымны чабышка үзем әзерләдем. Ә бәлки, юртак атлар ярышында катнаша алырмын. Фист быелгы Сабан туйларында үзен бик яхшы күрсәтте – Богырыслан шәһәрендә, Похвистнево районының Гали, Мансур һәм Мәчәләй авылларында беренче урыннарны яуладык.
Шушы ук сорауны Александр Горюхинга да бирдем.
- Камышлы җиде ел буе августның соңгы ял көнендә Камышлы кубогына ат чабышлары уздырып килә. Сез үзегез дә монда ел саен киләсез, ахыры. Чабыш юлы биредә гел яхшы, оештыру ягыннан сораулар юк, сәхнә дә бар, җанатарларга да уңай икәнлеген күрәсездер. Монда югары класстагы атлар ярыша ала. Шуңа да аны тик тоту ярамас. Шушында балалар һәм яшүсмерләр өчен ат спорты мәктәбе оештырып җибәрсәң, аңа тиңнәр табылмас, дип уйлыйм. Мәктәп булса, эшләргә кешесе генә табылыр. “Газпром трансгаз Самара” кебек спонсор булу — ул бик зур эш бит.
Сүзгә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдинов та кушылды.
- Александр Львовичка рәхмәтләрем зур. Ул бит шушы чабыш юлының һәр метрын йөреп чыккан кеше. Бүгенге ярышларга килгән ат хуҗаларына, җайдакларга, тамашачыларга рәхмәтләремне белдерәсем килә. Кызу көннәргә туры килде шул чарабыз – балаларны мәктәпкә әзерләү, бәрәңге алу мәшәкатьләре күп булуына карамастан, чабыш атлары сөючеләр, эшләрен ташлап, бире килгәннәр икән, димәк, ат спорты Камышлыда бар. Район администрациясе спортның бу төрен күтәрү өчен мөмкин кадәр ярдәм итәчәк.
Бөтен заездларда да кемнәр катнашуын Камышлы районы администрациясе сайтында табарга мөмкин булачак. Ә “Бердәмлек” өлкә газетасы игътибарны үзебезнең өлкә спортчыларына бирергә тырыша. Шулай, җиденче заездда, 2400 метрга чапкан җирле атлар ярышында икенче урынны Шахлар Аскеров, ә өченче урынны Марат Хәйруллин яуладылар.
Финалда Фиск (Фәрит Гайфуллин, Иске Ярмәк), Магнолия (Раил Гайнанов, Татарстан) һәм Марсель (Максим Сәйфетдинов, Татарстан) ярыштылар. Быелгы ярышлар җиңүчесе дип Фәрит Гайфуллин танылды һәм Камышлы районы кубогы аңа тапшырылды.
Тамашачыларның шатлыгы, кул чабулары чиктән ашкан иде. Әйе, эш белән генә яшәп булмый шул. Кешегә дә, атка да эмоцияләргә бай ял кирәк. Атлар да шуны аңлаган кебек, ялларын туздырып, чабыш юлы буйлап чаптырып, бу дөньяга ни өчен килгәннәрен дәлилләделәр.
Хәмзә МОРТАЗИН.
Автор фотосурәтләре.
Просмотров: 871