Завтра — День Ашура / Иртәгә – Гашура көне

1294827210_islam_ve_baris_0Завтра десятый день месяца мухаррам, в этом году приходящийся на 9 сентября — празднование Дня Ашура. Этот день отмечали еще во времена пророка, как благословенный день памяти пророков Аллаха.

10-й день месяца мухаррам называют днем Ашура (гашура от слова «гашара», что означает по-арабски «десять»). В этот день, а также 9 и 11 Мухаррама желательно соблюдать пост и раздавать милостыню.

Согласно одному из хадисов, пост в день Ашура очищает мусульманина от грехов за предыдущий и последующий годы, а за крупицу подаяния (садака) в день Ашура Всевышний Аллах даст вознаграждение величиной в гору Ухуд.

В день Ашура раздают садака, радуют детей и близких, читают Коран, совершают другие богоугодные дела.

В день Ашуры сунниты совершают пост, история которого восходит к началу мединского периода жизни пророка Мухаммада. Согласно преданию, когда пророк Мухаммад переехал в Медину, он обнаружил, что для иудеев день Ашуры был днем их поста. Когда он узнал, что причиной этого стало спасение пророка Мусы (Моисея) и сынов Израиля от войска египетского Фараона (Фираун), Мухаммед сказал, что мусульмане более достойны следовать традиции пророка Мусы, чем иудеи. После этого он начал поститься и приказал делать это своим сподвижникам.

Известно также, что древние арабы в день Ашуры также соблюдали пост. В одном из хадисов также упоминается о том, что сам пророк Мухаммад ещё находясь в Мекке также держал пост в день Ашуры наряду с другими курайшитами.

Пост в день Ашура является желательным, но не обязательным. По мнению Абу Ханифы в самый начальный период исламской истории он мог являться обязательным. Однако обязательность поста в месяце Мухаррам была отменена после того, как обязательным постом был объявлен пост в месяц Рамадан. Согласно сунне Пророка, для того, чтобы отличаться от иудеев, пост в день Ашура лучше держать на протяжении 2 дней (9-го и 10-го, либо 10-го и 11-го Мухаррама).

 * * *

Иртәгә – Гашура көне. Ул мөкатдәс мөхәррәм аеның олы бер көне санала. Гашура мөхәррәм аеның 10 нчы көненә, ә милади календарь буенча быел 9нчы сентябрьгә туры килә.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәреннән Мәдинәи Мөнәүвәрә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Яһүдләр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлам аларга: “Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”, — дип җавап биргән.

Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам шушы көнне уразада булган. Ул үзенең өммәтен, мөэмин-мөселманнарны да бу көндә ураза тотарга өндәгән. Гашура көнендә башка күп кенә бөек вакыйгалар да булган. Бу көнне Бөек Раббыбыз дөньяны, Адәм галәйһиссәламне яралткан, Нух галәйһиссәламнең көймәсе тауга килеп җиткән, Ибраһим галәйһиссәлам туган һәм мәҗүсиләрнең учагыннан коткарылган, Әюб галәйһиссәлам авыруыннан терелгән, Йосыф галәйһиссәлам олы дәрәҗәләргә ия булган һ. б.

Мөхәррәм ае да рәҗәп, рамазан айлары кебек үк, изге-шәрәф ай булып санала. Ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, без Гашура көненең унынчы һәм унберенче көннәрендә генә булса да ураза тотарга тырышырга тиешбез. Ә иң хәерлесе – рәттән өч көн ураза тоту. Мөхәррәм аеның 9 нчы, 10 нчы һәм 11 нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһның чиксез рәхмәтләренә ирешербез.

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәламнән: “Мөхәррәм аеның Гашүрә көнендә ураза тотсаң нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, – дигән. Шулай ук бу көнне сәдака өләшү, сабыйларны, якыннарыңны сөендерү, Коръән сүрәләре, догалар уку саваплы гамәлләрдән санала.

Просмотров: 979

Комментирование запрещено