Камышлының чишмәләре

Безымянный1Җир куеныннан ургылып чык­кан көмеш чишмәләрдән башлана туган як, туган ил. Авыл баласы яшел чирәм арасыннан челтерәп аккан чишмә юлында үсә. Башта әнисе кушуы буенча якын чишмәдән чәй куярга тәмле су алып кайта, төсле ташларын җыеп уйный, үскән саен ераграк чишмәләрне дә үзе өчен «ача», исемнәрен белә, һәр чишмәнең үз йөрәк тибеше, үз моңы, үз догасы булуын аңлый…

Камышлы авылында андый чишмәләр урам саен — «Кара төп», «Варлан», «Тәтем»… Хәт­та санап бетерерлек тә түгел. Борын-борыннан алар авылны чиста су белән туендырганнар, шушы җырлы чишмә буйларында егетләр-кызлар танышып, тәүге мәхәб­бәтләрен очратканнар, бәла килсә, кызлар чишмә буена төшеп елаганнар, кайгыларын суга сөйләп агызганнар. Чөнки су — яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Шуңа күрә ерак бабаларыбыз елга, чишмә күл буйларына нигез салганнар.

Быел Камышлы район үзә­гендә Х Бөтенроссия  авыл Сабан туе гөрләп узды. Аңа әзер­ләнү кысаларында безнең авылда берничә чишмәне төзек­лән­дерделәр. Шул чиш­мәләр­нең берсе «Кара төп» дип атала. Эх, аның матурлыгын күрсә­гез! Сөй­ләп тә, язып та бетерерлек түгел.

Хәер, алдагы елларда да халык бу чишмәне кадерләп, тирә-ягын һәрдаим чистартып торды. Камышлы укыту үзәге (элеккеге ПУ-40) коллективы ООО «Газпром трансгаз Самара» үткәргән «Мәрхәмәтлек дәресләре» дип аталган конкурста катнашкан иде. «Кара төп» чишмәсен төзекләндерү буенча экологик проект язып, җиңү яулады һәм, финанс мөмкинлекләрдән чыгып, шул чишмәне чистартуда, төзек­ләндерүдә берникадәр эшләр башкарып килде. Җирле мәктәп укучылары да, интернат балалары да чишмәне чистартуга үз өлешләрен керттеләр.

Шул уңайдан авыл кешеләре  Чишмә бәйрәме үткәрергә булдылар әле. Ул көнне чишмә тирәли мул өстәлләр куелды, өч зур самовар гөрләп кайнады, олы казанда пылау пеште. Боларны авылның уңган хуҗабикәләре һәм ир-атлары әзерләделәр. Минсәхи хәзрәт, изге эшкә фатиха биреп, чишмә суы гел шулай шифалы булсын дип, Коръән сүрәләре укыды, халык дога кылды.

Камышлы укыту үзәге җи­тәкчесе Мидхәт Хисмәтов, Камышлы җирлегенең үзидарә башлыгы Заһит Сафин һәм башкалар чишмәләрне сак­лау, чиста тоту кирәкләге турында сөйләделәр, ә район ад­министрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәя­сәте комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина район башлыгы Рафаэль Баһаутдинов исеменнән шушы чишмәне чистарту, төзекләндерү эш­ләрендә катнашкан алтын куллы авылдашларыбыз Наилә Госамовага, Гөлсинә һәм Әнгам Сәлаховларга, Әмир Сафиуллинга Рәхмәт хатлары, ис­тәлекле бүләкләр тапшырды.

Матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр, уен-көлке белән үрелеп барган бу бәйрәм халык күңеленә хуш килде. Төбәгебезнең горурлыгы булган артистларыбыз Ленар Абсаттаров, Венера Инсапова, Альберт Мингалимов, Эдуард Сафиннарның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.

Менә Камышлы төбәгендә тагын бер матур традиция барлыкка килде. Чишмәләребезне төзек, чиста тоту өстенә, бәй­рәмнәр дә ясыйбыз әле. Бик күркәм күренеш! Шушы гамә­лебез яшь буынга үрнәк күрсәтә, табигать байлыкларына карата сакчыл булырга өйрәтә, дип ышанасы килә.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 824

Комментирование запрещено