Денис авылында яшәүче Минһан Хәкимов 20 кешене “Сәлам” гәҗитәсенә яздырды!

_09.10.2015 151413Исәнмесез, хөрмәтле Шамил абый!
Менә тагын сезнең белән аралашу мөмкинлеге килеп чыкты.  Авылыбыздагы Минһан абый Хәкимов сөйләвенә караганда, ул мәсҗидтә ахун вазыйфасын башкара (хәзрәт түгел).
Минһан абый «Сәлам» гәҗитәсенә егерме кешене яздырган. 

Аларның исемлеген миндә калдырып китте. Кирәксә, җибәрермен.
Шамил абый, сез шул турыда мәкалә язып чыгара алмассызмы икән? Минһан абыйның төп сүзе: мөселман гәҗитәсенең гомере озын булып, барыбызга да ярдәме тисен иде. Башка татарлар да, аны өйләренә яздырып алып, укысыннар. Әдәп-әхлакка өйрәнсеннәр, балаларны тәрбияләсеннәр, башка дин әһелләре дә, кул кушырып ятмыйча, халык арасында агарту эшләре алып барсыннар иде дигән максат.
Кадерле вә хөрмәтле укучыларыбыз! Гәҗитәбезнең бу саны кулыгызга төшкәч, үтенеп сорыйбыз -балаларыгызга, туганнарыгызга, дусларыгызга, танышларыгызга “Сәлам” гәҗитәсен яздыртсагыз иде.
“Сәлам” гәҗитәсе — Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкә сүзен таратучы.
Ә Раббыбыз сүзен башкаларга ирештерүче олуг савапка ия була. Саваплы кеше оҗмахка юл тота, ди Китабыбыз.
Җәннәт бакчаларында очрашырга язсын.
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 964

Один комментарий

  1. Этием, молодец! Дай АЛЛАХ тебе силы, здоровья и долгих лет счастливой жизни! Мы тебя очень любим!