Яңа Усманның нәниләре «Фиксиклар»ны татар телендә карый

maxresdefaultТатар теле -  иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле дөньясы – үзе бер тылсымлы дөнья.
5 сентябрьдә Яңа Усманның «Ләйсән» балалар бакчасы нәниләре авыл Мәдәният йортында «Фиксиклар» исемле кызыклы мультфильмны татар телендә яратып карадылар.

Туган як турындагы китап күргәзмәсе белән дә таныштылар алар. Алдагы көннәрдә дә татар телендә мультфильмнар карарга теләк белдерделәр.

Г.Р.ЗАРИПОВА, китапханәче.

Яңа Усман авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 774

Комментирование запрещено