Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында искә алу кичәсе узды

yrY5wtmwfV4Утыз ел элек, 1989 елның 9 сентябрендә, беренче татар теле дәресе Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде.

Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте 30 еллыгын бәйрәм итә. Оешма өлкәбездә татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эшләр башкара. Самарның “Яктылык” татар мәктәбен ачуда да оешманың өлеше зурдан.  Ә иң беренче татар теле дәресе 1989 елның 9 сентябрендә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә оештырылган якшәмбе мәктәбендә узган иде. 

Бу көннәрдә вакыйганың утыз еллыгын билгеләп үттеләр. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни  автономиясе бу уңайдан искә алу кичәсе уздырды. Чара 9 сентябрьдә Самарның 12 санлы кичке мәктәп бинасында (Александр Матросов урамы, 13 йорт) үтте. Кичәдә биредә укыган һәм эшләгән милләттәшләребез катнашты.

1tVTRyjSB_0Oou8dZT2QAM PrbMs4ggKrU yrY5wtmwfV4

Просмотров: 1542

2 комментариев

  1. НОВОУРИЦКИЙ УРАМ.40-НЧЕ мәктәптә татар класслары ,ЯКТЫЛЫК кебек мәктәп булдырырга өмет бар. Әти -әниләр,укытучылар—читтә тормагыз,йоклап калмагыз. Шәһәр,өлкә татар милли оешмалрга килегез,бергәләшеп татар мәктәбе булдырыгыз. Башкалар одеалны үзләренә таба тартканчы өлгерегез.