Россиядә беренче ислам фәннәре докторларының исеме билгеле булды

3ljk1“Аллаһ китабыннан кала, барлык китаплар да хаталардан азат түгел”, — диде диссертация яклаучы Рәшид Сибгатуллин.

 Болгар ислам академиясендә диссертация яклап өч студент ислам фәннәре докторы дәрәҗәсен алды. Бу Россиядә беренче очрак.

Болгар ислам академиясенең өч студенты, диссертация советының күпчелек вәкилләреннән “доктор булуына риза” дигән җавапны алып, әлеге дәрәҗәгә ирештеләр. Диссертация советына Россия һәм гарәп илләре белгечләре чакырылган иде.

Ислам фәннәре доктор дәрәҗәсен алган студентларның диссертация темалары:

  • Рәшид Сибгатулин – татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр әл Курсавинең «Әл-Акыда Ән-Нәсәфийя» китабын тикшерү һәм фәнни редакцияләү.
  • Рөстәм Фәизов – Шәйхелислам әл-Хәмидинең “Әл-Иткан фи тәрҗемәтел-Коръән” тәфсире: «Әл-бакара», «Әли Имран», «Ән-Нисә» сүрәләренә дини тәгълимати анализ.
  • Әмир Мәүлүтов – Әбел Хәсән Әл-Бакаринең ”Хадил мудакккык ли ибиратил мухаккык” хезмәтен тикшерү һәм фәнни редакцияләү.

Совет диссертацияләрдә булган һәр хатаны атап чыкты. “Кайбер кимчелекләр булса да, студентлар зур эш башкарган”, — диде алар. “Аллаһ китабыннан кала, барлык китаплар да хаталардан азат түгел. Бөтен дөрес эшләнгән эшем Аллаһтан, ә хата кылган булсам, ул миннән һәм шайтаннан”, — диде диссертация яклаучы Рәшид Сибгатуллин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 820

Комментирование запрещено