26 — 30 август көннәрендә Борис Полевой теплоходында татар яшьләре көннәре узды
Форумда Россиянең 30 төбәгеннән, Төркия һәм Үзбәкстаннан 150 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге активистлары Фәрзанә Мәхмүтова, Җәмилә Шәрифуллина, Илмира Мәҗитова, Юлия Карипова, Илнур Биккулов, Ләйсән Галәветдинова һәм Илфат Мәҗитов барганнар иде. Алдагы елларда теплоход Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар шәһәрләре аша үтсә, быел оештыручылар юнәлешне бераз үзгәртергә булганнар. Яңа маршрутка Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре кертелгән иде. Читать полностью