Алга бергә!

РӘСЕМДӘ:Илмира МӘҖИТОВА (сулдан уңга), Фәрзанә МӘХМҮТОВА һәм Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА

РӘСЕМДӘ: Илмира МӘҖИТОВА (сулдан уңга), Фәрзанә МӘХМҮТОВА һәм Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА

26 — 30 август көннәрендә Борис Полевой теплоходында татар яшьләре көннәре узды

Форумда Россиянең 30 төбәгеннән, Төркия һәм Үз­бәк­станнан 150 делегат катнашты. Самара өлкәсеннән өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге активистла­ры Фәрзанә Мәхмүтова, Җә­милә Шәрифуллина, Илмира Мәҗитова, Юлия Карипова, Илнур Биккулов, Ләйсән Га­ләветдинова һәм Илфат Мәҗитов барганнар иде. Алдагы елларда теплоход Самара, Ульяновск, Тольятти, Болгар шәһәрләре аша үтсә, быел оештыручылар юнәлешне бераз үзгәртергә булганнар. Яңа маршрутка Россиянең нәкъ үзәгендә урнашкан Түбән Новгород, Ярославль, Кострома һәм Чебоксар шәһәрләре кертелгән иде.

Татар яшьләре көннәрен ачу тантанасында Татарстанның яшь­ләр эшләре ми­нистрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, милли-мәдәни та­тар автономиясе Федераль Советының башкарма директоры Миләүшә Шәрәпова һәм “Идел” татар яшьләре үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина катнаштылар. Алар форум ачылу белән котлап, төрле төбәкләрдән килгән татар милли хәрәкәте активистларына бү­ләкләр тапшыр­дылар. Самара делегациясе җи­тәкчесе Фәрзанә Мәх­мүтова, мә­дә­ният үсешенә керт­кән өлеше өчен, Та­тарстан Респуб­ликасы Мәдәният ми­нистрлыгының Рәх­мәт хаты белән бүләкләнде.

Форум бик кү­ңелле һәм файдалы узды. Без, алдан әйтеп үткән шә­һәрләрдә тукталыш ясап, татар җәмәгатьчелеге бе­лән очраштык, җир­ле истәлекле урыннар белән таныштык. Ә теплоходта вокал, театр, тарих, милли киемнәр, журналистика буенча мастер-класслар, бәйгеләр узды.

Самаралылар форумнан ал­ган тәэсирләре белән уртак­лаштылар.

Илмира Мәҗитова:

- Быел мин Татар яшьләре көнендә өченче тапкыр катнашуым. Һәр елны ул үзенчәлекле булып, бик кызыклы үтә. Төр­ле төбәкләрдән, хәтта чит ил­ләрдән килгән яшьләр тиз арада уртак тел табып, якын дусларга әвереләләр. 

Җәмилә Шәрифуллина:

- Быелгы форумда Ярославль шәһәре белән танышуым аеруча истә калачак. Теплоход анда кич белән барып җитте. Без шунда ук СССРның атказанган очучы-сынаучысы, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Әмәт-хан-Солтан һәйкәлен карадык. Аның биографиясе шаккатырлык. Ул 603 хәрби очыш ясаган, берничә тапкыр үз гомерен куркыныч астына куеп, таранга барган.

Форум халкыбызның батырлары турында күбрәк белергә  дә ярдәм итә икән.

Илнур Биккулов:

- Татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашуым. Моңа кадәр форум турында танышларымнан гына ишетеп белә идем. Алар анда никадәр кызыклы, күңелле булуы турында сөйләсәләр дә, моны үзем баргач кына аңладым. Яңа дуслар, танышулар, төрле чаралар, кич утырулар – барысы да гомерлеккә истә калачак.

Мин төрле мастер-клас­сларда бик теләп катнаштым. Аеруча сәясәтче Руслан Айсин татар халкы тарихы турында кызыклы итеп сөйләде. Татарстанның атказанган ар­тис­ты Миңгол Галиев та тәҗ­рибә уртаклашты.

Башка төбәкләрдән килгән делегатлар белән аралашып, проект эшчәнлеге, команда җыю, федераль грантларга ничек чыгып булуы турында сөй­ләштек.

Фәрзанә Мәхмүтова:

- Проект эшчәнлегеннән тыш, делегатларны төрле бәй­ге­ләр дә көтте. Монда самара­лылар бер дә сынатмадылар. «Татар моңы» һәм «Татар биючесе» конкурсларында Юлия Карипова һәм Ләйсән Га­ләветдинова җиңделәр. Ми­ңа исә “Татар кызы-2019” бәй­гесендә җиңү бәхете елмайды. Бәйгенең беренче биреме – визит карточкасы иде. Мин “Чабата” җырын башкардым, ә кызлар чыгышымны татар биюе белән бизәделәр. Токмач кисүдә, татар халкының тарихын, фольклорын белүдә дә көч сынаштык. Бәйгедә катнашкан 6 кыз арасында беренче урын алуыма чиксез шатмын!

дтм

РӘСЕМДӘ: Илмира МӘҖИТОВА (сулдан уңга), Фәрзанә МӘХМҮТОВА һәм Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА

Татар яшьләре көннәре – яшь милләттәшләребез арасында тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык. Форумнан өлкә “Туган тел” татар оешмасының яшьләр бүлеге активистлары Самарада кызык­лы проектлар булдыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү, оешмага күбрәк яшьләрне җәлеп итү буенча  күп идеяләргә баеп кайттылар.

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1064

Комментирование запрещено