Белем учагы сүнми янсын

Школа1Самарада оештырылган якшәмбе мәктәбендә иң беренче та­тар теле дәресе 1989 елның 9 сентяб­рен­дә Хәридә ханым Дашкина эшләгән 12 санлы кичке мәктәптә узган иде. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни автономия­се, якшәмбе мәктәбендә эшләгән һәм укыган милләттәшләребез бу вакыйганың утыз еллыгын билгеләп үттеләр.

Самара төбәге тарихчысы, өлкә татар милли-мәдәни  автономиясе рәисе урынбасары (ул шушы чараны үз инициативасы белән оештырды) Шамил Галимов татар якшәмбе мәктәбе ничек ачылу тарихын сөйләде. “1989 елның мартында “Туган тел” татар җәмгыятенең чираттагы утырышына  12 санлы эшче яшьләр мәктәбе директоры Хәридә ханым Дашкина килеп, татар якшәмбе мәктәбе оештырырга тәкъ­дим итте. Оешма активистлары Мансур Ямалетдинов, Равил Яһудин, Рәшит Абдуллов, Азат Надиров һәм башкалар җиң сызганып эшкә алындылар. Бүген бу изге гамәлдә актив катнашучыларны, беренче укытучыларны, беренче дәресләрне искә алу өчен җыелыштык”, — дип сөйләде ул. Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин шәһәребездә татар мәктәбен ачучыларга зур рәхмәтен белдерде.

- Һәр эшне башлап җибәрүе авыр. Кайда барырга, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәргә? Шуңа да Самарада татар мәк­тәбен ачу зур батырлык, дип әйтер идем. Аллаһыга шөкер, Хәридә ханым Дашкинаның, милләт дип янып-көеп йөр­гән өлкә “Туган тел” татар җәм­гыя­те активистларының бу эш­ләре дәвамлы булды. 

Татар якшәмбе мәктәбендә дин дәресләре дә бар иде. Кайберәүләр Уфа һәм Казан мәдрәсәләренә кереп укуларын дәвам иттеләр.

Бүген дә арабызда мил­лә­тебезне, динебезне саклап ка­лу һәм үстерү юнә­ле­шендә актив эшчәнлек алып баручылар күбрәк булсын иде, - дип сөйләде мөфти.

Хәридә ханым Дашкина якшәмбе мәктәбен ачу чынлап та җиңел булмады, дип белдерде. “Китаплар, татар теле укытучылары юк иде. Үзем милли якшәмбе мәктәбе планын төзеп, аны район һәм шәһәр мәгариф органнарында расладым. Мон­да Куйбышев өлкә халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре Дамир Гатинның ярдәме күп булды. Бик зур кыенлыклар белән якшәмбе мәк­тәбендә татар теле, тарихы, мәдәнияте һәм гарәп графикасын укыта башладык”, — дип искә алды ул. “Сез идея генә биреп калмыйча, барлык эшләрдә актив катнаштыгыз. Мәгариф өлкәсендә тәҗрибәгез булуы, әлбәттә, нык ярдәм итте. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте әгъзалары эшне нәрсәдән башларга бел­миләр иде. Ә сез нинди язулар әзерләргә, нинди җиһазлар сатып алырга кирәклеген һәм башка күп оештыру эшләрендә  ярдәм иттегез”, — дип Хәридә Габделҗан кызына рәхмәтен белдерде шул елларда өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе вазифасын башкарган Рәшит Абдуллов.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте президенты Ильяс Шәкүров өлкәбездә татар милли мәгарифен торгызуның чишмә башында торучыларны энҗе бөртекләренә тиңләде. “Татар мәктәбе, мәчетебез төзелмәгән булса, бүген Самара татарлары нинди хәлдә булыр иде – билгесез. Кызганычка, бүген дә ана телен, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә проблемалар бар. Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә 30 ел тулды. Ноябрьдә оешманың юбилейлы җыелышын уздырып, анда өлкәбез районнарында, шәһәрләрендә булган “Туган тел” оешмалары әгъзаларын җыярга планлаштырабыз. Барлык проблемаларны уртага салып сөйләшергә, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк, дип уйлыйм. Оешма әгъзаларының күбесе инде өлкән яшьтә, ә яшьләр килергә бик теләмиләр. Шуны аңласыннар иде – милләтебезнең киләчәге алар кулында”, — дип сөйләде Ильяс Гомәр улы.

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте аксакалы Азат На­ди­ровның да чыгышы ялкынлы булды. “Россия Федерациясе Конституциясенең 68нче маддәсе илебездә яшәүче ха­лыкларның үз телләрен саклау хокукын беркетә һәм аларны өйрәнү һәм үстерү өчен шартлар тудыруны гарантияли. Без үзебезнең шул хокукыбыздан файдаланабыз”, — дип сөйләде Азат Камил улы. Ул “Яктылык” мәктәбе укытучыларына һәм администрациясенә “Ту­ган тел” оешмасы башлап җи­бәргән эшне дәвам итү­ләре, ана телен укытулары, милли тәрбия бирүләре өчен рәх­мәтен җиткерде. Мәктәп бинасын,  аның өч катлы янкормасын төзүгә зур өлеш керткән  “Прогресс-В” компанияләре төр­кеме президенты Вазыйх Мө­хәммәтшин турында да җы­лы сүзләр әйтте.

Очрашуга якшәмбе мәк­тәбенең беренче укытучылары Әлфия Гыйниятуллина, Мария Шакирова, Риза Баһаутдинов, Нурзидә Фәйзуллина да кил­гәннәр. Алар беренче дә­рес­ләрнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр, төр­ле кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр. Нурзидә Әх­мәт кызы бүген “Яктылык” мәктәбендә татар телен укыта, якшәмбе мәктәбендә дә дәресләр алып бара. “Яктылык” мәктәбенең тагын бер татар теле укытучысы Фәния Гыйлаҗева бүген мәктәптә ана теле дәресләре ничек укытылуы, балаларның, төрле олимпиадаларда катнашып, дә­рә­җәле урыннар алулары турында сөйләде.

Кичәдә беренче татар те­ле укытучылары Асия Сәй­фет­динова, Минзакир Нуретдинов һәм Гөлнур Баһаутдинова, иске татар язуы белгече Минәхмәт Сәгыйров, музыка укытучылары Гүзәл Ямалетдинова, Радик Газизов, Альбина Мәхмүтова (Мамедалиева) турында да күп җылы сүзләр яңгырады. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы Әхмәт Нәфыйгин “Яктылык” мәктәбенең истәлек китабын булдырырга һәм бу исемнәрне, хатирәләрне шунда язып куярга тәкъдим итте. Ильяс Шәкүров, бу фикерне хуп­лап, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе турында китап бас­тырырга кирәк диде.

Татар якшәмбе мәктәбенең беренче укучылары Асия Шәй­марданова һәм Разия Гыйз­зә­тул­лина да хатирәләре бе­лән уртак­лаштылар. Разия ха­нымның оныклары “Яктылык” татар мәк­тәбендә укыйлар икән. “Быел Наиләбез мәк­тәп­не алтын медальгә тә­мамлады”, — дип сөйләде ул.

Ахырда Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов: “Самарада татар мәктәбен булдырган кешеләргә хөрмәтебезне белдереп, аларны зурлау өчен мөмкинлек булдырган чараны оештыручыларга зур рәхмәт”, — дип белдерде.Школа1

 Әминә ШИҺАПОВА .

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 777

Комментирование запрещено