Шушы көннәрдә “Бердәмлек”кә котлау китергән бер апа: “Килгән-килгән базарга да кереп чыгармын дигән идем”, — дип сөйләнде. Сүз базар бәяләре, җиләк-җимеш, яшелчәләр сыйфаты турында китте. “Похвистнево районыннан китергән бәрәңгенең килосын 45 сумнан саталар! Ә кибеттә яңа бәрәңгене (Россиядә җитештерелгән дип язылган) 39 сумнан алып була. Үзебезнеке булса да, бигрәк кыйбат инде. Ник шулай икән, кызлар?” – дип сорады кунагыбыз.
Җирле яшелчә читтән китерелгәненә караганда кыйммәтрәкме икән дип, Самара кибетләренә һәм базарларына юл тоттык.
Бәрәңге, суган, кишер, кәбестә… Базарда сатылган яшелчә төрлелегеннән күзләр камаша. Көзен җаның ни тели — шул бар. Ассортименты зур, ә бәяләре төрле. Мәсәлән, безне кызыксындырган яңа бәрәңгенең бер килосы 18 сумнан 35 сумгача. Аны Похвистнево, Камышлы, Исаклы районнары хуҗалыкларыннан китереп саталар. Урта зурлыктагы бәрәңгенең килосы 25 сум.
Зур кибетләр челтәрендә “җирле” бәрәңгенең килосы 39 сум. Сатучылардан сораша торгач, аның Волгоград өлкәсеннән китерелүе ачыкланды. Тәменә караганда “безнеке”ннән күпкә калыша, пешергәндә безнеке кебек ярмаланып таралмый, киресенчә, таш кебек катып китә. Шулай итеп, китерелгән яшелчә бәясе буенча кыйбатрак та, тәмсезрәк тә булып чыкты.
Самарада җиләк-җимеш, яшелчә кибете тотучы яшь эшмәкәр Румил Шәрипов көз көне җирле продукция күпкә арзанрак була, ә кышын, киресенчә, дип белдерде.
- Бәяләргә продукциянең үзкыйммәте, транспорт чыгымнары, сәүдә өстәмәсе һәм салымнар йогынты ясый. Сезон вакытында җирле продукциягә өстенлек бирәбез. Шуңа бәяләр дә арзан. Тик, кызганычка, яшелчә саклау урыным юк, шуңа җирле җитештерүчеләрнең продукциясен күпләп сатып алып булмый. Яшелчәләрнең бер өлеше чери дә бит әле. Шуңа “үзебезнең” продукция табышлы түгел. Ә Мисыр илендә бәрәңге елына берничә тапкыр уңыш бирә, аннан безгә хәтта кышын да яңа бәрәңге тәкъдим итәләр. Россия кибетләренә ул юылган, матур килеш килеп җитә. Сатып алучыларның күбесе әнә шул матурлыкка, бәясенә кызыгып алалар да аны. Тик, кызганычка, мәтеле җирдә үскән бәрәңгенең тәме сабынны хәтерләтә, — дип сөйләде Румил.
Самараның Безымянка базарында бәрәңгенең килосын 45 сумнан сатып торучы абыйны да (исемен әйтмәүне соралды) таптык.
- Бәрәңге үстерү җиңел түгел бит ул. Язын тракторчыга акча биреп, бакча сөрдерәсең, тырмалатасың. Җәен, чүп басмасын дип, берничә тапкыр утыйсың, күмәсең, яңгыр яумый торса – су сибәсең. Колорадо корты төшеп интектерә, аны җыясың. Көзен, билеңне авырттырып, казыйсың, уңышын аласың. Күмәртәләп сатып алучылар, авылга зур йөк машиналары белән килеп, килосын 15 сумнан җыеп китәләр дә базарда 30 сумнан саталар. Күпме көч түгеп үстергән уңышымны арзан бәягә сатып, кемнедер баетыйммы? Алай иткәнче, үзем базарда сатам мин. Пенсиядәге кешегә эшкә барасы юк. Иртән килеп басам базарга, кичен авылга кайтып китәм. Менә, кишер, кабак, суган һәм кызыл чөгендер дә алып килдем әле тагын. “Авыз итеп карыйм әле, ошаса кышкылыкка күбрәк алырмын”, — дип берәр кило гына алучылар да бар. Күбесе әйләнеп килә, капчыклап сатып ала. Күп итеп алучы әби-бабайларга машина белән өйләренә кадәр илтеп куям, - дип сөйләде абзый.
Шулай итеп, көзен Самарада җирле яшелчәләргә бәяләр арзан булуы ачыкланды. Шуңа аларны вакытында сатып алырга өлгерегез. Көзге ярминкәләр дә эшли башлады инде. Иң зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе, гадәттәгечә, Куйбышев мәйданында оештырылган.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 856