Ходай биргән сәләт иясе

Валиев 11Бүген сәнгать күгендә йол­дыз кебек балкып тор­ган сәләтле кешеләр күп. Бе­рәүләр матур итеп җырлый, икенчеләре күңелләрне җил­кендереп бии, кемдер йөрәк кылларын тибрәтеп гармунда уйный… Ә менә якташыбыз Ринат Вәлиевка Аллаһы Тәгалә сәләтне өеп биргән. Ул җырчы да, нәфис сүз остасы да, пародия күрсәтүче дә, гар­мунчы да… Аның бөтен ос­талыкларын бер сүз белән генә әйтеп бетереп булмас.

Мин Ринатны балачактан беләм. Якын дустым, баян­чы, гармунчы, композитор, Россиянең атказанган, Та­тар­станның халык артисты Рөс­тәм Вәлиевнең энесе ул. Рөстәм, мин һәм “Ялкынлы яшьлек” әгъзалары, очрашканда, баянда уйнарга, сөйләшеп утырырга ярата идек. Ә Ринат һәрвакыт безнең арабызда бөтерелә. Бәлки шуңа да ул үземнең энекәш кебек күңелгә якындыр.

Рөстәм бераздан Казанга консерваториягә укырга керде, шунда төпләнеп тә калды. Ә мин, “Ялкынлы яшьлек”тән китеп,  “Идел” ансамбле оештырдым. Инде үсеп җиткән Ринат та безнең белән чыгыш ясый башлады. Аның сәхнәдә үзен чын артистларча тотуына, халык белән аралаша белүнә исең китәрлек! Концертның уңышлы, күңелле узуы алып баручыдан да тора бит. Ринат, нәфис сүз остасы буларак, артистлар чыгышы арасында тамашачыга күңелсезләнергә бирми, чараны бик матур итеп алып бара белә. Ул түрәләргә, танылган артистларга бик оста итеп пародияләр дә күрсәтә. Аның башкаруында халыкның иң яраткан персонажы – Брежнев иде. Тамашачы аңа хәтта «Брежнев» дигән кушамат та такты. Бүген Ринат концертларыбызда еш катнашмаса да, кунак буларак һәрвакыт залда утыра.

Ринатның гаилә тормышы да күркәм. Тормыш иптәше Халидәгә – яраткан ир, балалары Салават белән Альмирага – үрнәк булырдай әти ул. Ә иптәшләре өчен – ышанычлы, тугры дус. Ринатка кайчан гына, нинди генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмә, ул һәрвакыт ярдәмгә килә.

Шушы якын дустыбыз Ринат Вәлиев бүген үзенең 50 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Шәхсән үземнән, дус-ишләребездән, Самараның “Идел” ансамбле коллективыннан, тамашачыларыбыз исеменнән аны шушы гомер бәйрәме белән котлыйм! Кадерле Ринатыбыз! Сиңа озын гомер, исәнлек-саулык, бетмәс-төкәнмәк бәхет телибез! Сине безгә бүләк иткән өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм әти-әниең Шәрифулла абзый белән Әдия апага (урыннары оҗмахта булсын) бик рәхмәтлебез. Ки­ләчәктә дә шулай аралашып, дус яшәргә насыйп булсын.Валиев 11

Мидхәт ӘМИНОВ,

Самараның “Идел” татар эстрада ансамбле җитәкчесе.

«Бердәмлек».

Просмотров: 825

Комментирование запрещено