6 сентябрьдә җомгадагы барлык мөселман кардәшләребезнең хуплауы буенча «Сызран Җәмиг мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясен ачып җибәрдек, Аллаһыга шөкер. Ошбу изге акция исә һәр бер мөселман гаиләсе һәм дә Урта Азиядән эшкә килгән кардәшләребез мәсҗидебезнең төзелешенә, конкрет әйткәндә түбәсенә, берешәр мең сум акча сәдака бирүдән гыйбрәттер. Аллаһыга шөкер, ун көн эчендә бик күп мөселман кардәшләребез юмартлык кулларын җәйделәр.
Һәрберсенең исемен 2011нче елда ачкан Махсус дәфтәргә язып барабыз.
12 сентябрьдә чираттагы Попечительләр советы утырышы узды. Ул очрашуда да бик зур ярдәмнәр җыелды. Һәм дә мин ошбу утырышка килгән Сызран Думасының депутаты Ильдар Мязитов аркылы мөселманнар исеменнән яңа гына Самар өлкәсенең Думасына сайланган Сергей Гриньконы котладым һәм дә мәсҗидебезнең төзелешенә АО «Тяжмаш» тарафыннан ярдәм килүгә сәбәпче булганы өчен аңа һәм ошбу оешманың хуҗаларына олуг рахмәтләребезне белдердем. Чөнки нәкъ ошбу җыелышыбыз алдыннан «Тяжмаш» тарафыннан ярдәм йөзеннән тимер конструкцияләрнең беренче өлешен китерделәр. Димәк Сергей Иван улы август аенда мәсҗидебезнең төзелешенә килгәндә биргән сүзендә тора. Аллаһы саулык бирсен үзенә.
Туганнарым «Сызран Җәмигъ мәсҗиденең түбәсенә бер мең сум» акциясе дәвам итә! Рәхим итеп ярдәмнәрегезне китерегез һәм башкаларга да хәбәр бирегез.
Поволжский банк ПАО «Сбербанк России» г. СамараБИК 043601607к/с 30101810200000000607р/с 40703810654400000636Получатель: №6991/0385ИНН 6325021029
Сызран шәһәренең Үзәк мәчете имамы Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИЕВ.
Просмотров: 1040
Почему нельзя для сбора средств банковскую карту ? Так просто и быстро.
Специально открытого нет, но некоторые пересылают мне ( к моему телефону 89272692336 карта прикреплена) а я отдаю в мечеть.
Инь шә Аллаһ! Миһербанлы мөселман кардәшләребез күберәк булса Аллаһы Раббыбыз ярдәме белән тәмамлачакбыз. Раббым! Ошбу мәхәббәт бинанага Үз йортыңа ярдәмләреңне бир.
Помощи Всевышнего в строительстве Соборной мечети!
Молодцы.
Очень хорошая и благая акция.
Ждем фото с готовой крышей мечети!