«Татар кызы-2019″ Халыкара бәйгесенең финалистларын игълан иттеләр

8235«Татар кызы» Халыкара бәйгесендә 14 кыз катнашачак.

«Татар кызы» Халыкара бәйгесенең финалына үтүче кызлар исемлеге билгеле булды. Жюри әгъзалары 27 кыз арасыннан 14 кызны сайлап алдылар.

«Татар кызы» Халыкара бәйгесенең ярымфиналы 13-15 сентябрьдә Казанда узды. Татарстан башкаласында 6 ил һәм Россиянең 20 төбәгеннән килгән 27 кыз булды.

Ярымфинал кысаларында катнашучылар берничә сынаулар аша үттеләр: интеллектуаль, аш-су пешерү, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белү, изү чигү.

Финалга үтүчеләр исемлеге:

1. Ульбаева Альбина Нәсим кызы (Чиләбе өлкәсе)
2. Гөмирова Илсөяр Илһам кызы (Оренбург өлкәсе)
3. Мирхафизхан Айсылу Мөнир кызы (Мәскәү шәһәре)
4. Камилова Лилия Рөстәм кызы (Үзбәкстан)
5. Куштанова Лилия Габдрәшит кызы (Ленинград өлкәсе)
6. Харисова Дилия Дилүс кызы (Удмуртия Республикасы)
7. Сәйдәева Милана Рәшид кызы (Кыргызстан)
8. Әхмәтова Алия Марсель кызы (Казан шәһәре)
9. Афиетуллова Динә Замир кызы (Сембер өлкәсе)
10. Фәткуллина Юлия Руслан кызы (Швеция)
11. Шәехова Миләүшә Самат кызы (Свердловск өлкәсе)
12. Калиева Камилә Илдар кызы (Әстерхан өлкәсе)
13. Соловьева Александра Сергей кызы (Карелия Республикасы)
14. Ернеева Эльмира Фәрит кызы (Пенза өлкәсе)

Финалга кадәр 10 көн дәвамында 14 финалист төрле сынауларга әзерләнәчәк, иң яхшы хореография, вокал, сәхнә сөйләме укытучылары белән эшләячәк, экскурсияләргә һәм мәдәни чараларга йөриячәк.

«Татар кызы-2019″ халыкара бәйгесе финалы 27 сентябрь 18:00 сәгатьтә Ижевск шәһәрендә узачак. Төп бүләкләр — Златоуст осталары тарафыннан эшләнгән күчә торган таҗ һәм Lada Granta автомобиле.  

tatar-inform.tatar

Просмотров: 705

Комментирование запрещено