Үткән шимбәдә Самараның Струков бакчасында Халыклар дуслыгы көне уңаеннан “Без барыбыз да – Россия” этнофестивале үткәрелде.
Самара өлкәсендә Халыклар дуслыгы көне 2014 елдан бирле сентябрьдә уздырылып килә. “Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән башланган фестиваль быел бишенче мәртәбә уздырылып, Театр һәм Халыкара туган телләр елына багышланган иде. Читать полностью