XXI Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе

Агровыставка 11113 – 15 сентябрьдә Усть-Кинель бистәсендә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагындагы иң күләмле һәм иң мөһим чара — XXI Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе уздырылды.

Быел күргәзмәдә катна­шу­чылар саны бигрәк тә күп – алты йөздән дә артык иде. Арада фермер ху­җа­лыклары, кооперативлар, фән­ни-тикшеренү һәм укыту уч­реждениеләре, Россиядән һәм чит илләрдән китерелгән техника, ашламалар, комбикорм җитештерүчеләр катнашты.

Күргәзмәне ачу тантанасында өлкә губернаторы Дмитрий Азаров, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов катнаштылар.

Күргәзмәнең иң матур урыны булып “Авыл урамы” санала. Биредә өлкә районнары һәрберсе үз йортын корып, нәрсәгә бай булуларын күр­сәтәләр. Һәрберсе милли киемнәре, ашамлыклары, җыр-биюләре һәм остаханәләре  белән күршесен уздырырга тырышты.

Быел Камышлы районы йорты бик лаеклы күренде. Кунакка керүчеләр Иске Ярмәк авылы чигүчеләре Флюра апа Гайфуллина һәм Фәния апа Фәттахованың кул эш­лә­ренә, Фәнис Гыйззәтовның үз куллары белән ясаган агач арбасына, көянтә-чиләкләренә сок­ландылар.

Милли ашамлыкларны Иске Ярмәк, Балыклы, Яңа һәм Иске Усман, Чулпан хуҗабикәләре пешереп китергәннәр. Шулай ук авыл җирлекләре сөт про­дукцияләрен дә күр­гәз­мәгә куйганнар: Иске Яр­мәк фермеры Илшат Каюмов — катык, эремчек, каймак, май, Чулпан авылындагы Заляев фермер хуҗалыгы, Бай­туганның «Байком-Сервис» һәм Камышлының «Раздоль­ное» авыл хуҗалыгы пред­прия­тие­ләре — бодай, борчак, нут, киндер, көнбагыш үр­нәк­ләре күр­сәттеләр.

Яшелчәләрне һәм җимеш­ләрне матурлап кисү осталыгы карвинг дип атала икән. Бу осталыкка Камышлының коррекция интернат-мәктәбе  укытучысы Лилия Гәрәева өйрәтте. Ә Камышлы йортына керүчеләрне чыршы ботакларыннан ясалган крокодил Гена каршы ала иде. Аны Камышлының социаль ярдәм күрсәтү үзәге хез­мәткәрләре ясаганнар. Губернатор Дмитрий Азаров, Генаны күреп, шаяртып та алды: “Ник соң ул эшләпә кигән, түбәтәй түгел?”

Дмитрий Азаровны һәр йортта да колач җәеп каршы­ладылар. Камышлы районы администрациясенең мәдә­ният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, авыл ху­җалыгы һәм азык-төлек комитеты җитәкчесе Сергей Яхимович та матур каршылап, йорт белән таныштырдылар. Губер­натор министр урынбасары Максим Увайдовка Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыл Сабан туеның милли колорит белән искиткеч җылы атмосферада һәм югары дәрәҗәдә үтүе, анда бөтен район кешеләренең дә актив катнашуы, бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да эшләүләре турында сөйләп торды. Шулай ук регион башлыгы аграрийларның уңышлары, өлкәнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү перспективалары турында да онытмады. Губернатор районда федераль, региональ һәм район программалары нигезендә тормышка ашырылучы проектлар турында да сорашты, социаль әһәмияте булган программалар белән дә эш итү рәтен белеште.Агровыставка 211Агровыставка 111IMG_2173-19-09-19-08-30IMG_2174-19-09-19-08-30IMG_2175-19-09-19-08-30IMG_2176-19-09-19-08-30IMG_2177-19-09-19-08-30IMG_2181-19-09-19-08-30

 

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.

Автор фотосурәте.

«Бердәмлек».

Просмотров: 610

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>