13 – 15 сентябрьдә Усть-Кинель бистәсендә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы тармагындагы иң күләмле һәм иң мөһим чара — XXI Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе уздырылды.
Быел күргәзмәдә катнашучылар саны бигрәк тә күп – алты йөздән дә артык иде. Арада фермер хуҗалыклары, кооперативлар, фәнни-тикшеренү һәм укыту учреждениеләре, Россиядән һәм чит илләрдән китерелгән техника, ашламалар, комбикорм җитештерүчеләр катнашты.
Күргәзмәне ачу тантанасында өлкә губернаторы Дмитрий Азаров, Дәүләт Думасы депутаты Игорь Станкевич, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Увайдов катнаштылар.
Күргәзмәнең иң матур урыны булып “Авыл урамы” санала. Биредә өлкә районнары һәрберсе үз йортын корып, нәрсәгә бай булуларын күрсәтәләр. Һәрберсе милли киемнәре, ашамлыклары, җыр-биюләре һәм остаханәләре белән күршесен уздырырга тырышты.
Быел Камышлы районы йорты бик лаеклы күренде. Кунакка керүчеләр Иске Ярмәк авылы чигүчеләре Флюра апа Гайфуллина һәм Фәния апа Фәттахованың кул эшләренә, Фәнис Гыйззәтовның үз куллары белән ясаган агач арбасына, көянтә-чиләкләренә сокландылар.
Милли ашамлыкларны Иске Ярмәк, Балыклы, Яңа һәм Иске Усман, Чулпан хуҗабикәләре пешереп китергәннәр. Шулай ук авыл җирлекләре сөт продукцияләрен дә күргәзмәгә куйганнар: Иске Ярмәк фермеры Илшат Каюмов — катык, эремчек, каймак, май, Чулпан авылындагы Заляев фермер хуҗалыгы, Байтуганның «Байком-Сервис» һәм Камышлының «Раздольное» авыл хуҗалыгы предприятиеләре — бодай, борчак, нут, киндер, көнбагыш үрнәкләре күрсәттеләр.
Яшелчәләрне һәм җимешләрне матурлап кисү осталыгы карвинг дип атала икән. Бу осталыкка Камышлының коррекция интернат-мәктәбе укытучысы Лилия Гәрәева өйрәтте. Ә Камышлы йортына керүчеләрне чыршы ботакларыннан ясалган крокодил Гена каршы ала иде. Аны Камышлының социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре ясаганнар. Губернатор Дмитрий Азаров, Генаны күреп, шаяртып та алды: “Ник соң ул эшләпә кигән, түбәтәй түгел?”
Дмитрий Азаровны һәр йортта да колач җәеп каршыладылар. Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек комитеты җитәкчесе Сергей Яхимович та матур каршылап, йорт белән таныштырдылар. Губернатор министр урынбасары Максим Увайдовка Камышлыда гөрләп үткән Бөтенроссия авыл Сабан туеның милли колорит белән искиткеч җылы атмосферада һәм югары дәрәҗәдә үтүе, анда бөтен район кешеләренең дә актив катнашуы, бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү өчен барысын да эшләүләре турында сөйләп торды. Шулай ук регион башлыгы аграрийларның уңышлары, өлкәнең авыл хуҗалыгы тармагын үстерү перспективалары турында да онытмады. Губернатор районда федераль, региональ һәм район программалары нигезендә тормышка ашырылучы проектлар турында да сорашты, социаль әһәмияте булган программалар белән дә эш итү рәтен белеште.
Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА.
Автор фотосурәте.
Просмотров: 869