Самара Җәясе, «Җайлы йорт» һәм…

дом1Бөтендөнья туризм көне уңаеннан туган уй-фикерләр

Дөньяда бәйрәмнәр күп. Күпчелеге Бөтендөнья бәйрәме статусын йөртә һәм аларны бөтен Җир шары бәйрәм итә. 27 сентябрьдә уздырылачак Бөтендөнья туризм көне дә шундыйлардан. Аны гамәлгә керткәнгә дә инде 40 ел гомер узган һәм ул Бөтендөнья туризм оешмасы тарафыннан даими рәвештә уздырылып килә.

Берничә дистә ел элек «туризм» сүзен ишетү белән, аркаларына рюкзак асып, Җир шары буйлап атлаучы кешеләр күз алдына килеп баса иде. Шәһәр ыгы-зыгысыннан табигать кочагына кереп сыену, күкрәк тутырып саф һава сулап, урман-кырлар исеннән исереп, кошлар җырына моңланып кайткан кеше атна буе үзен бәхетле итеп хис итә. Ә кышын чаңгы, чана шуу шундый ук уңай тәэ­сир калдыра иде.

Дөрес, андый туризм бүген дә бар. Ә шулай да тормышыбызда башка туризм урын алды. Туксанынчы елларда, Россия чикләре ачылып киткәч, халык чит илләргә йөри башлады. Халыкара туризм төрләре бихисап: кемдер дәва эзләп китә, кемдер экзотиканы кулай күрә, кемдер кызынырга, зәңгәр диңгездә коенырга ярата, ә дингә бирелүчеләр изгеләр яшәгән урыннарга хаҗ кылалар.

Шунысы кызык, сәяхәткә чыккан кешенең милли үзенчә­лекләре күзгә бәре­леп тора икән. Мәсәлән, тикшеренүчеләр фикеренчә, татарларны реги­он­ның истәлекле урыннары гына түгел, кешеләр тормышы да кызыксындыра икән. Алар чит илләрдә дә үз телләрендә сөйләшәләр. Мәсәлән, бу юллар авторы Парижның Эйфель манарасы янында да татар телендә сөйләшүче кешеләрне очратты.

Туризм яңа эш урыннары булдыру белән дә кызыклы. Чит илләрдән килүчеләрне җәлеп итү өчен инфраструктураны яхшырталар, сервис дәрәҗәсен югары тотарга тырышалар. Кайбер регионнарда туризм иң керемле һәм бердәнбер бизнес булырга да мөмкин. Әйтик, Маврикий утравында яшәүчеләр шикәр камышы һәм туризм, ә Индонезиянең Бали утравында яшәүчеләрнең туксан проценты тик туристларга хезмәт күрсәтеп көн күрәләр.

Ә дөньядагы иң зур илебез Россия — бай табигате, чиксез ресурслары һәм күпмилләтле халкы белән башкалардан аерылып тора. Бездә туризм бе­лән генә яшәп булмый, авыл хуҗалыгы да, сәнәгате дә булырга тиеш, озын чикләребезне сакларга армия дә кирәк. Ди­мәк, биредә туризм башка тармакларның мөһим бер кушылдыгы гына була ала.

Россиядә туризмның бер төре этник туризм дип атала. Ул туристларны төрле мил­ләт халыкларының тормышы, көн­күреше, аш-суы, фольклоры, милли бәй­рәм­нә­ре, кә­сеп­ләре һәм тарихы бе­лән таныштыра.

Гомумән, бөтен илләрдә дә эт­ник туризм күтәрелеп кит­те, дияргә була. Кайбер ку­нак­ханәләр традицион милли йорт итеп төзелә, анда эш­ләү­челәр милли костюм киеп йөри. Мәсәлән, Норвегия, кызыклы урыннары булмавына карамастан, кырыс Себер матурлыгы белән алдыра. Мин Норвегия башкаласы Ослода традицион норвег костюмы, кәсепче инструментлары сатуларын күреп хәйран калдым. Ә бер фольклор  бәйрәмнәрендә милли кием кигән  аналар һәм нәни балалар гына катнашуы гаҗәпләндерде.

Россиядә дә кайбер урыннарда традицион костюм киеп йөрүчеләрне күрергә була. Мәсәлән, Сабан туена татар­ларның күпчелеге милли күлмәк киеп чыгарга тырыша. Моның өчен махсус тегү һәм чигү остаханәләре тоталар. Авыллардагы милли бизәкле өйләр яныннан да китәсе килми — оста куллы хуҗалар өй кыекларын, тәрәзә капкачларын шундый матур итеп челтәрлиләр ки, күз явын алырлык! Моңа өстәп әле тагын борынгы йорт кирәк-яраклары, арба, кул тегермәне кебек нәрсәләр булса, өй чиккән сөлгеләр һәм суккан паласлар белән бизәлгән булса, йортта сыер белән тавык-әтәчләр дә йөрсә, иртән биредә туктаган туристка әле генә сауган сөт белән ике йомырка пешереп бирсәң, ул ашаган арада ата-бабаларың белән булган маҗараларны да сөйләп җибәрсәң, шул җитә инде. Бер-ике айдан «сарафан» радиосы буенча бу өйдән туристлар өзелмәячәк.

Көнбатыш илләрдән кил­гән туристларны мәми авыз дип уйлый күрмәгез. Алар ачык күңелле, кызыксынучан кешеләр. Мин, мәсәлән, Мәс­кәүдә Иркутскига поезд белән баручы олы яшьтәге Бельгия туристлары белән таныштым. Аннан алар Монголиягә дә барып җитәргә җыеналар иде.

Ә безнең өлкәдә этник ту­ризмны җәелдерү өчен ниш­ләргә соң? Минем уемча, турис­тик фирмаларның һәм милли-мәдәни оешмаларның көчен берләштереп, төрле мил­ләт ке­шеләре яшәүче авыллар буй­лап сәяхәт оештырырга була. Этнографларны да бу эш­кә җигәргә, милли гореф-га­дәтләрне өйрәнсеннәр, кая акчалырак, шунда эшләп йөр­мәсеннәр, регион үсеше өчен дә бераз эшләсеннәр иде. Монда бер генә юл — дәүләт һәм муниципаль органнар белән бергә туризмны үстерү юнәлешендә бертуктаусыз эшләргә кирәк. Похвистнево районында андый тәҗрибә бар — Гали авылының «Җайлы йорт» туристик комплексы татар милләтен лаеклы рәвештә тәкъдим итә. Шулай ук биредә авыл музее да, ялт итеп торган мәктәп тә, күпсанлы фермер хуҗалыклары да бар. Ташландык авыллар фонында Гали авылы бу яктан да беренче була алды.

Хәзер инде шундый ук турис­тик маршрутлар башка районнарда да булдырылса, реклама ясатып, туристик маршрутка да кертә алсак, безнең өлкәбезнең матур авыллары, Жигули таулары, Самара Җәясе кебек искиткеч урыннарыбызны күреп, бөтен дөнья хәйран калыр иде, ә өлкә бюджеты бераз калынаер иде.

Михаил КРЖИЖЕВСКИЙ.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 850

Комментирование запрещено