«Мәңгелек юлында …»

Фатыйма ханым Әһлиуллина

Фатыйма ханым Әһлиуллина

Казанның Актерлар йортында “Татарстан – минем респуб­ликам” дип аталган кичә узды. Бөек татар композиторы,  Татарстанның атказанган һәм халык артисты, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сара Садыйкова әсәрләреннән торган чараны аның кызы Әлфия Айдарская оештырган иде. Кичәдә Әлфия ханымның «Мәңгелек юлында…» дигән яңа китабы да тәкъдим ителде. Анда Сара Садыйкова турында газета-журналларда басылган мәкаләләр, истәлекләр, фото-материаллар тупланган. Китапка талантлы журналист, 28 ел «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән Рәфгать Әһлиуллинның басмасы да кергән. Чарага жур­налистның тормыш иптәше Фатыйма ханым Әһлиуллина да чакырылган иде.

- Тамаша искиткеч матур узды. Сара Садыйкованың җырлары, дистәләрчә еллар үтүгә карамастан, татлы тылсымнарын җуймаган. Та­машачылар аларны Зөһрә Сәхабиева, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров кебек асыл җырчылар башкару­ында тыңлап, чын ләззәт алдылар. Кон­цертмейстерлар Илдар Арс­ланов һәм Айгөл Зәйнуллина, Г.Камал исемендәге академия театры оркестры артистлары Динә Закирова һәм Кәрим Әхмәтов, Г.Тукай исемендәге дәүләт филармония артис­ты Ильяс Камалов төрле музыка уен коралларында ком­по­зиторның әсәрләрен башкарып, сихри музыка дөньясына алып киткәндәй булдылар.

Чараны бик матур итеп Әлфия Айдарская үзе алып барды. Сәхнәдә күбәләк кебек җиңел хәрәкәтләнүен карап, сок­ланып туя алмадым. Аңа 94 яшь, дип әйтмәссең дә!

Икенче көнне Әлфия ханым белән Казан буйлап йөрдек. Ул Рәфгатьнең соңгы көннәре, “Бердәмлек” газетасы турында сорашты. 2016 елда Самарада, редакциядә кунакта булуын, җирле милли хәрәкәт активистлары белән очрашуын да ул бик җылы сүзләр белән искә алды. Безне онытмыйча, мине бу чарага чакырганы өчен мин Әлфия ханыма рәхмәтемне җиткердем, — дип чарадан алган тәэсирләре белән уртак­лашты Фатыйма ханым.

Тәнзилә ӘҺЛИУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 963

Комментирование запрещено