Илгиз Зәйниев: Мәктәптә авыр программа укыган балада тел өйрәнү теләге калмый

9515ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов татар зыялылары белән очрашып телне саклау проблемалары турында сөйләште.

 Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев ата-ананың баласын татар телен өйрәтергә атлыгып тормавын өлешчә мәктәп программасының авырылыгына да бәйләп карый. Бу хактагы фикерен ул ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның татар зыялылары белән очрашып татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алышуы вакытында җиткерде.

Илгиз Зәйниев татар зыялыларының чыгышларын отчет җыелышына әйләнеп бара дип бәяләде. “Тәкъдим ителгәннәр корал гына. Бүгенге сөйләшүдә без проблеманың нигезенә күз салмадык. Бездә телне өйрәнү мөмкинлекләре юк түгел — өйрәнәсе килгән кешегә барысы да бар: уенчыгы да, телевидениесе дә, китабы да. Проблеманың нигезе бүтәндә – безнең телне өйрәнергә теләүче юк”, — диде ул.

“Тагын бер зур проблема шунда – мәктәп программасы артык авырайтылган. Балалар 5нче класстан югары математика өйрәнәләр. Миңа калса, ул кадәр үк кирәк түгелдер. Без алай ук укымадык, ЕГЭлар да бирмәдек. Әлбәттә, анысы да без монда утырып хәл итә торган эш түгел. Бала шул кадәр авыр программа белән укыганда, киләчәктә кирәк булмый торган, ипие белән бәйле булмаган тел өйрәтеп, ата-ананың баласын азаплыйсы килми. Баланың балачагын да саклап каласы иде бит”, — диде ул.

Илгиз Зәйниев Театр училищесының татар төркеменә дә тел белмәгән балаларны алырга туры килүен әйтте. “Берсенә бер ел эчендә телне өйрәнсәң, бюджетка күчерәм дип шарт куйдым. Мин аның укуын үзем булса да түләргә риза – өйрәнсен генә”, — ди быел училищеда курчак театры төркеме җыйган педагог.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 835

Комментирование запрещено