Шундый балалар да була икән

114121-1«Сәлам» гәҗитәсе редакциясенә нинди генә кешеләр килми. Һәр адәм баласы теге йәки бу мәшәкать белән дөнйа куа.  Хатын-кызлар олыгайган көннәрендә кара-каршы утырып
сөйләшергә сердәш эзләсәләр, ирләр, купчелек очракта, чекердәшә-чекердәшә чәйләп утырасылары килә.

 
Үз эшләрендә уңышка ирешү өчен бүген реклам  кирәк. Эшкуарлар, эшбатырлар фирмаларын мактаган язмалар китерәләр.  Кемдер фатирга керүчеләрне чакыра. Икенчеләре йорт, фатир сата. Күп алар…
 Ләкин дә, теге йәки бу проблем белән килүчеләр дә, кызыклы шәхесләр. Бүген шундыйларның берсе турында гына язып үтәсе  килә.
 
Чибәр. Таза. Сөйкемле. Мин кем белән сүз куертсам да, очы намазга барып тоташа.
 
«Биш вакыт намазны җиңеп булмый әлегә», — егетем. 
«Өйләнергә мая җыясың инде. Фатир. Машина алу нияте белән яшисеңдер»,  — дим.
 
«Юк. Машинам да, фатирым да бар. Ләкин өйләнергә җыенмыйм», -  ди әңгәмәдәшем.
 
«Сәбәбе?» -  дип өстим.
 
«Әниемне хаҗга җибәрергә акча җыям. Аннан соң гына өйләнәм», -  ди өлгергән егет.
 
Әле шундый балалар да бар икән. Димәк, татарым череп, таркалып бетмәгән.
 
Шамил БАҺАУТДИН.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1072

Комментирование запрещено