Миңнеханов Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу чараларына әзерләнә башларга кушты / Татарстан отпразднует 1100-летие принятия ислама Волжской Булгарией

015Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан әзерлекне башларга кушты. Бу хакта ул Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына Юлламасында әйтте.

«2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларга әзерләнә башларга кирәк. Татар халкы үсешендә Ислам Россиядә алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады», — диде Миңнеханов.

Президент, шулай ук, Болгарда һәм Зөядә тарихи һәйкәлләрне торгызу эше тәмамланганын искәртте. Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фондына һәм барлык иганәчеләргә рәхмәтен җиткерде.

tatar-inform.tatar

* * *

Президент Татарстана Рустам Минниханов в послании Госсовету республики в среду сообщил, что в 2022 году будет отмечаться 1100-летие со дня принятия ислама Волжской Булгарией.

«Данное событие сыграло огромную роль в развитии татарского народа, становлении ислама в качестве одной из ведущих религий России»,- считает глава республики.

Он распорядился «приступить к подготовке проведения торжественных мероприятий, посвященных этой дате».

kommersant.ru

Просмотров: 961

Комментирование запрещено