Равил Гайнетдин “татарлар — ике конфессияле халык” фикерен зыянлы дип атады

034Мөфти рус һәм православ булмаган халыкларның әһәмиятен киметеп күрсәтү аларның тарихи хәтерләрен һәм милли горурлыгына тияргә тырышу дип саный.

Мәчетләр төзү һәм ислам динен тоткан мигрантларның проблемаларын чишү кирәклеге турында сөйләгәндә, мөфти мөселманнарга каршы көчләр булуын телгә алды. Аның әйтүенчә, “аерым төркемнәр” мөселманнарны «эретеп югалтуны», аларның диннәрен һәм рухи кодларын юкка чыгаруны күз алдында тота. Мөфти шушындый фикерләүне алга сөрүчеләрнең карашларын санаганда татарларны да телгә алды.

“Бу [фикерләү линиясенә] татарларның ике конфессияле халык булуы турындагы тарихи нигезе буенча көлке, аеруча зыянлы концепт та керә”, — диде Равил Гайнетдин.

Бу исемлеккә ул рус һәм православ булмаган халыкларның әһәмиятен киметеп күрсәтү, гомумфедераль күләмдә һәйкәлләр һәм тарихи көннәр кертү белән аларның тарихи хәтерләрен һәм милли горурлыгына тияргә тырышуын да атады.

“Без мондый адымнарны деструктив, илкүләм иминлек өчен зыянлы дип саныйбыз. Алар титул булмаган халыкларның үз дәүләтенә ышанычын какшата, Россия гражданнары йөзен булдыру стратегиясен боза, дәүләт милли сәясәте стратегиясе документларының кадерен бетерә”, — диде Равил Гайнетдин. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 751

Комментирование запрещено