Акчуриннарның нәсел йортын Ульяновск өлкәсе губернаторы килеп караячак

24-09-2019Сергей Морозовны Барыш районы Зөябаш авылында фабрикант Акчуриннарның нәсел йортында мемориаль музей оештыру проекты белән таныштырганнар.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов Барыш районындагы Зөябаш (Старотимошкино) авылында танылган фабрикант Акчуриннарның мирасын килеп карарга вәгъдә иткән. Өлкәнең татар яшьләре губернатор кулына Акчуриннар династиясенә нигез салган Сөләйман Акчурин йортында мемориаль музей оештыру проектын тапшырган. Бу хакта “Татар-информ”га Зөябаш авылы мәктәбенең тарих укытучысы Тимур Сорокин хәбәр итте.

Тимур Сорокин Ульяновск өлкәсенең волонтерлар хәрәкәте активисты, “Мирас волонтерлары” (“Волонтеры наследия”) проектында катнашучы. Әлеге проект Россиядә “Мәдәният” илкүләм проектының “Мәдәният волонтерлары” программасы кысаларында тормышка ашырыла. Быел җәй бөтен Россиядән яшьләр үзара тәҗрибә уртаклашу өчен “Мирас волонтерлары-2019” лагеренә Псков өлкәсенең Печора шәһәренә җыелган булган.

Бүген Ульяновскиның мәдәният һәм сәнгать көллиятендә өлкә губернаторы Сергей Морозов белән узган очрашуда шул сәфәр һәм өлкәдә “Мирас волонтерлары” проектын алга таба тормышка ашыру турында сөйләшү булган.

“Губернаторга Зөябаштагы Акчуриннар нәселе йортында мемориаль музей ачу мөмкинлеге, тарихи, мәдәни һәйкәл булырга лаеклы биналарга юкка чыгу куркынычы янавы турында да сөйләдем. Ул авылга килергә вәгъдә бирде, анда музей оештыру гына түгел, башка мөмкинлекләрне дә карарга кирәк дигән фикерен әйтте”, — дип сөйләде Тимур Сорокин. Ул губернаторга мемориаль музей проекты документларын да тапшырган.

Ульяновск шәһәреннән Зөябашка кадәр 100 чакрым тирәсе генә. Бу җирлектә Ульяновск төбәге белән бәйле үзенчәлекле тарихи объектлар сакланып калган. Фабрикант Акчуриннар үз заманында Россиядә танылган эшмәкәрләр булган, алар хәйриячелек белән шөгыльләнгән.

Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау өлкәсендә профессиональ белгечлек алган 24 яшьлек татар егете Тимур Сорокинның үз туган авылында Акчуриннар музеен оештырырга теләве турында “Татар-информ”да язган идек. Ульяновск татарлары Акчуриннардан калган музей булырдай борынгы йортларның ташландык хәлгә калып, юкка чыга баруына борчу белдерде. Алар 12-13 сентябрьдә үткән Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумында бу мәсьәләне Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелегенә дә җиткерде. Ә үткән атнада Зөябашта Акчуриннар нәселе белән бәйле чираттагы йортның янгында юкка чыгуы билгеле булды.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 881

Комментирование запрещено