Хыялларны тормышка ашыручы «ЛУКОЙЛ»

Лукойл11

Виктор КУДРЯШОВ (сулдан уңга), Вазыйх МӨХӘММӘТШИН һәм Ваһит АЛИКПЕРОВ.

Шушы көннәрдә Самараның опера һәм балет театры сәхнәсен­дә «Лукойл» акционерлар җәмгыяте оештырган социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре игълан ителде. Самара өлкәсендә быел бишенче мәртәбә уздырылган конкурс хәй­риячелек эшчәнлеген киңәйтү, иҗтимагый оешмалар инициа­тиваларына юл бирү нияте белән тормышка ашырылып килә.

«ЛУКОЙЛ» компаниясе президенты Ваһит Аликперов, конкурста катнашучыларга мөрә­җәгать итеп, бу проект регионнарны үстерү өчен мөһим, чөнки конкурста битараф булмаган, актив, социаль проектлар язуны кирәксенгән гражданнар катнашалар, дип белдерде. Ул шушы залны тутырып утырган бәйгечеләрне котлап, эшләрендә уңышлар теләде.

Аның белән бергә сәхнәгә чыккан өлкә хөкүмәте рәисе Виктор Кудряшов исә конкурста катнашучыларны губернатор исеменнән котлады һәм социаль җаваплылык тоеп эшләгән «ЛУКОЙЛ» компаниясенә рәх­мәт­ләрен җиткерде.

- Перспективалы проектларны тормышка ашыруда кат­нашып, компания Президент Владимир Путинның юллама­ларын тормышка ашыра. Нәтиҗәдә, халыкның көнкүреше яхшыра. Җирле халык горурлык хисе белән «ЛУКОЙЛ» компаниясе ярдәмендә эшләнгән объектларны күр­сәтә. Ул гу­бернабызның тарихи вакыйгаларын тасвирлаган һәйкәлләр дә булырга мөмкин, мәктәп музейлары экспозицияләре дә, чистартылган чишмәләр һәм күлләр дә, мәктәпләргә кайтарылган яңа оборудование һәм башка күп яхшы эшләр дә… Елдан-ел конкурсның әһәмияте арта, проектлар дәрәҗәсе үсә, ә анда катнашкан кешеләр саны күбәя, — дип сөйләде ул. 

Быелгы конкурс лауреатлары арасында татарлар да бар иде. Иң беренче булып Ваһит Аликперов кулыннан “Абсолют грант”ны “Прогресс-В” төзү компанияләре президенты Вазыйх Мөхәммәтшин алды. “Без Кошки районының Иске Җүрәй авылында шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның өен торгызып, музей ясарга җыенабыз. Анда аның картиналары, китаплары һәм шәхси әйберләре урын алачак”, — дип сөйләде Вазыйх әфәнде. Аның хыялын тормышка ашыру өчен 15 миллион сум акча кирәк булачак. “Без берничә конкурс­та катнашабыз һәм, проект тормышка ашсын өчен, кулы­быздан килгәннең барысын да эшлибез. Музей батыр шагыйрьнең якташларына гына түгел, Россия регионнарында яшәүче бөтен кешеләргә дә кирәк”.

Шулай ук конкурста “Бер­дәмлек” татар газетасы кол­лективының проекты да хуп­лау тапты. Ул, газетаның 30 ел­лыгына багышланып, бөтен өлкә татарларын да үз эченә алачак.

Шулай ук Камышлы районында туризм базасын ныгыту нияте белән язылган проект та тиздән тормышка ашырылачак.

Һәр елны уздырылып килүче конкурста биш ел эчендә 2000 проект катнашып, 350се грант оту бәхетенә ирешкән һәм проектларын тормышка ашырган. Быел социаль һәм мәдәни грантлар фондына 75 миллион сум акча бирелгән.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено