“Булгар мирасы”на – 10 ел!

Мечеть Булгарское наследие Зубчаниновка (1)1112019 ел. Сентябрь ае гаҗәеп җылы, матур, тыныч, җилсез һавасы белән истә калачак. Табигатьнең алтын мизгеленә әйләнгән алтын яфраклы көзләрдә Самар шәһәренең татарлар күпләп яшәгән Зубчаниновка бистәсендәге “Булгар мирасы” мәсҗиденә ун ел тулды.

Бу гыйбадәтханәгә , бик теләп, Азия, Кавказ мөселманнары да намаз укырга йөриләр. Ун ел элек бу мәсҗидне салу буенча бар мәшәкатьләрне үз өстенә алган Мулланур угылы Гомәр Батыршинның куанычлары чиксез иде. Ул вакытта Гомәр Батыршин берьюлы ике проект белән мәшгуль булды.
Берсе – мәсҗид салдыру. .Икенчесе – Идел елгасының уң ярында “Канатлы барс” һәйкәлен кую иде. Болгар бабаларыбызның көньяк чигендә татарлыкны, мөселманлыкны көчәйтә торган һәйкәл яр битенә үзенә бер тарихи символ өстәде. Ә Болгар дәүләтен, Болгар ханлыгын ничек инде мәсҗидсез күз алдына китерәсең. 
Гомәр Батыршин гыйбадәтханә өчен иң кулай урынны Зубчаниновка бистәсендә тапты.
Аллаһы Тәгалә вә Тәбарәкәнең рәхмәте белән, Самар татарларының тырышлыгы белән, ул вакыттагы мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинның фатыйхасы белән зур төзелеш башланып китте.
Безнең татар халкы: “Башланган эш — беткән эш”, — дигән мәкаль әйтеп калдырган. Һәрнәрсә нияттән тора. Ният изгелеккә, игелеккә таянган булса, аның ахыры да хәерле була.
Элек чегәннәр белән танылган Зубчаниновка бистәсе хәзер мөселманлыгы белән танылып китте. Бүгенге көндә бу бистәгә мөселманнар урнашырга тырышалар.
Киләчәктә миллионлы шәһәребездә Зубчаниновканы татар бистәсе буларак  танырлар, дигән өметтә яшибез.
Ун еллык тантанага Губернаторыбыз Игорь угылы Дмитрий Азаровның ярдәмчесе Роман Кирсанов килде. Һәм ул үзенең котлавында барлык мәхәллә мөселманнарын һәм мәсҗид имамы Расыйх Вакказовны ихлас күңелдән котлады.
Якшәмбе көнне узганлыктан, тантанага шәһәребезнең асыл аксөякләре җыелган иде.
Бәйрәмдә чыгыш ясаучылар сөйләп кенә калмадылар, ә затлы бүләкләр дә тапшырдылар. Монысы инде безнең татар халкының канына сеңгән. Без гади генә мәҗлескә барганда да буш кул белән бармыйбыз. Һәрвакытны ике кулыбызда да бүләк булыр.
Һәр бәйрәм мөселман өммәтен берләштерә, көчәйтә, яхшы, якты өметләр тудыра. Милләтебез сафлана барсын, намазчылар сафы ишәйсен, Ватаныбыз Русиянең данын, дәрәҗәсен куәтләп яшәүчеләр исемлегендә булыйк.Мечеть Булгарское наследие Зубчаниновка (1)111198511195511
Шамил БАҺАУТДИН язмасы.
Руслан МОСТАФИН сурәтләре.
«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1467

Комментирование запрещено