Бәхетең каршыңа йөгереп килсен

хайбуллин11Җилдәй җитез үтеп киткән гомер,

Күпме юллар сизми узылган.

Якты хатирәләр юл буена

Гүя маяк уты сузылган.

 

Якынлашып килүче Өл­кән­нәр бәйрәме алдыннан олы дус­тыбыз Мәсгут ага Хәйбуллин исемә төште әле. “Менә кем турында газетага күптән язарга кирәк иде бит”, — дип кулыма каләм алдым.

Мин Тольяттига күчеп кил­гәч, танышкан беренче кешем ул иде. “Мин  монда “Татар пятачогы” директоры”, — дип, шаярып таныштырды ул үзе белән.

720 меңнән артык кешесе булган Тольятти җиңел машиналар шәһәре буларак дан тота. Бүгенге көндә безнең шәһәрдә татарлар саны кырык меңнән артык санала. Урыслардан кала, татарларның икенче урында булуы табигый хәл, яңа тормыш эзләп килүче гади авыл яшьләре эшкә дә батыр, матур итеп ял итә дә белә. Татар кайда гына яшәсә дә, җырдан-моңнан аерылмаган, аның аша сәнгатьнең бөтен нечкәлекләрен тоемларга өй­рәнгән, үзендә югары зәвык тәрбияләгән.

Тиздән, Куйбышевтагы кебек үк, Тольяттида да “Татар пятачогы” барлыкка килә.

- 1967 елда Тольяттиның Үзәк районында оештырылган 1 Май бәйрәме “Татар пятачогы туган көн дип тә исәпләнә. И-их, ул кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормый иде. Анда җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр бию, кызыклы уеннар уйнау дисеңме… — дип сөйли “Пятачок” директоры.

Баянчы Нәфил Ибраһимов, һәвәскәр җырчылар Мәс­гут Хәйбуллин, Наил Ибраһимов, Зөфәр Төхвәтуллин, Илфак Гафиятов, Нурсәйдә Хәй­ретдинова, Нурсәйдә Айзатова, Сиринә Харрасова-Гафиятова, гармунчы, оста биюче башкорт егете Гадел һәм башка җырга-моңга гашыйк егетләр-кызлар берничә ел буе “Татар пятачогы”нда гына түгел, туйларда, бәйрәмнәрдә чыгышлар ясап танылганнар, ә легендар “Пятачок” җитәкчесе Мәсгут Хәйбуллин бүгенге көндә дә сафта.

“Минем әнием бик матур җырлый иде, бәлки, шуңадыр да мин җыр-моңга гашыйк булып үстем. Бүгенге көндә дә сәхнәдә чыгыш ясарга яратам. Үзем оста җырчы, дип мактана алмыйм, ә шулай да, берәрсе матур җырлыйсың дисә, шатлыгым эчемә сыймый”, — ди Мәсгут ага.

Бу дөньяда иң кыйммәтлесе — кеше гомере. Әле яңа гына дөньяга аваз салган идең, инде кай арада аккан су кебек кыс­ка гомернең тавына менеп киләсең. Кечкенә чагыңда һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен туган көнеңне сабыррак каршылыйсың. Ешрак артка борылып карыйсың, узган гомер юлларың, уңышлы һәм уңышсыз гамәлләрең күз алдына килеп баса. Узган юллар заяга булмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешең инде өлгергәнме – менә шуларны барлыйсың…

Мәсгут абый да шулай. 1949 елның 14 маенда Ставрополь районының Татар Выселкие авылында Гарифулла белән Хатирә гаиләсендә өченче  бала булып аваз салган Мәсгут ага “Алмагачы чәчәк ата майның унбишләрендә”… дип җырлап быелгы язны инде 70нче гомер бәйрәмен каршылады. Ачык күңелле, моңлы җанлы Мәсгут аганың тормышы да шул чәчәккә күмелеп утырган алмагачлар кебек матур бит.

- Бәхетең каршыңа йөгереп килсен, дип тели иде миңа әнкәй. Мин моның мәгънәсен олыгая төшкәч кенә аңладым, — дип исенә төшерә Мәсгут Гарифулла улы. 

Әйе, ул кайда эшләсә дә, эшен яратып эшләгән. Хәләл җефете Дамирәне, улы Эдуардны һәм кызы Лилияне чын ярату белән яраткан. Хатыны белән җан җимешләрен хезмәт сөючән, тәрбияле балалар итеп үстергәннәр. Оныклары Юлия, Эльвира, Алсуны иркәләсәләр дә, эштән олы күрмәгәннәр.

Мәсгут абый, олыгайдым инде дип тормый, йорты тулы мал булуга карамастан, базарда кыш буе киез итекләр сата. Нинди генә бәйрәм булмасын, Мәсгутебез бәйрәм уртасында. Ул иҗтимагый оешма әгъзалары янына беркайчан да бүләксез килми. Тольятти Сабан туена да елның-елында, бирелми калган садакаларымнан булсын дип, батырга сарык алып килә. Ә хәлен сораша башласаң: “Аллага мең шөкер, әниемнең теләкләре кабул булды. Бәхет һәрвакыт каршыма килә”, — дип елмая гына.

Бәлки, шулайдыр да. Ә, бәлки, ул үзе якты күңелле, ихлас йөрәкле кешедер. Андыйларны бәхет тә сөя, халык та ярата бит.

Зөлфия ГАЛИХАНОВА.

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1255

Комментирование запрещено