Владимир Познер: «Нельзя отнимать у человека его родной язык» / Владимир Познер: Кешедән аның туган телен тартып алырга ярамый

703A2840Ущемление развития национального языка не приводит ни к чему хорошему и никак не способствует дружбе между разными национальностями и нациями. Об этом в интервью гендиректору АО «Татмедиа» Андрею Кузьмину для ИА «Татар-информ» рассказал известный телеведущий и журналист Владимир Познер.

«Мне странно, что возникает этот вопрос (об изучении национальных языков в республиках — прим. Т-и). В конце концов, если говорить о том, какой нации мы принадлежим, то главный показатель этого — наш язык. Язык отражает нас, русский язык — русских, французский язык — французов и, конечно, татарский язык — татар. Я бы еще понимал, если бы задали вопрос: „Обязательно ли учить русский язык?“. Но в своей республике, на мой взгляд, даже не должно быть вопроса», — подчеркнул Познер. 

Он также привел примеры сосуществования разных языков в зарубежных странах. Так, в Канаде французский язык абсолютно легитимен. Более того, в Квебеке — это первый язык, а английский — второй. В Финляндии живет большое количество шведских финнов, и все надписи повсюду на двух языках, работают школы на шведском языке для шведских финнов. В Бельгии в ходу три языка — немецкий, французский и нидерландский. 

703A2840

«Все они абсолютно равноправные, и это не столько, потому что там очень добрые дяди и тети, а потому что там не глупые тети и дяди, которые понимают, что нельзя у человека отнимать его родной язык. Это вызывает протест, это неправильно», — заявил Познер. 

Полностью интервью с Владимиром Познером можно прочитать на портале «События»Видеоверсию можно увидеть на канале ИА «Татар-информ» в YouTube.

tatar-inform.ru

* * *

Милли телнең үсешен кысу яхшы нәрсәгә китерми, төрле милләтләр арасындагы дуслыкка берничек тә ярдәм итми. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында танылган телетапшырулар алып баручы һәм журналист Владимир Познер сөйләде.

«Бу мәсьәләнең килеп чыгуы сәер (республикада милли телләрне өйрәнү турында. Т-и иск.). Кайсы милләткә каравыбызны әйтсәк, моның төп күрсәткече — безнең тел. Тел безне чагылдыра, рус теле — русларны, француз теле — французларны һәм, әлбәттә, татар теле — татарларны. «Рус телен өйрәнү мәҗбүриме?» дип сорасалар аңлар идем әле мин. Ләкин үз республикаңда андый мәсьәлә булырга да тиеш түгел», — диде Познер.

Ул шулай ук чит илләрдә төрле телләрнең яшәү мисалларын китерде. Шулай итеп, Канадада француз теле бөтенләй легитим. Моннан тыш, Квебекта — ул беренче тел, ә инглиз теле — икенче. Финляндиядә бик күп швед финнары яши, һәм барлык язулар бөтен җирдә дә ике телдә бара. Мәктәпләр швед телендә һәм швед финнары өчен эшли. Бельгиядә өч тел бар — алман, француз һәм нидерланд телләре гамәлдә.

«Алар барысы да тигез хокуклы, һәм бу анда бик яхшы абыйлар һәм апалар булганнан түгел, чөнки анда кешедән үз туган телен тартып алырга ярамаганын аңлаган кешеләр эшли. Бу протест тудыра, бу дөрес түгел», — дип белдерде Познер.

  • Владимир Познер белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укыгыз. Видеоверсияне «Татар-информ»ның YouTubе каналында карарга мөмкин булачак.
  • «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 һәм якшәмбе көннәрендә 13.30 сәгатьләрдә карый алачак.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1135

Комментирование запрещено